Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евкуров хастаханәдән чыкты


Июнь аенда һөҗүм нәтиҗәсендә каты яраланган Ингушетия президенты Юныс-Бек Евкуров дүшәмбе көнне Мәскәү хастаханәсеннән чыгарылды.

Евкуровның матбугат вәкиле Калой Ахильгов әйтүенчә, алдагы 3-5 көнне Евкуров Мәскәү янындагы бер шифаханәдә үткәрәчәк.

Ахильгов президентның киләсе атна ахырына Ингушетиягә кайтырга тиешлеген дә әйтте.

Журналистлар белән очрашуда Евкуров Чечня белән Ингушетия көч оешмаларының сугышчыларга каршы бергәләп көрәшне дәвам итәчәген белдерде.

Ул шулай ук корал ташлаучылар тыныч тормышка кайта алачак диде.
XS
SM
MD
LG