Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырданнан Казан күренә


Шыгырдан халкы, татар матбугатын даими укып бара, ә Казаннан килгән газетлар аша, Казанны да, андагы сәясәтне дә, матбугат төрлелеген дә, “Азатлык” яңалыкларын да белеп һәм танышып тора.

Кырларда уңыш җыеп алу өчен көрәш барганда, матбугат дөньясы аз гына тын алып калды. Чөнки авыл хуҗалыгыннан аермалы буларак, матбугат уңышны елына ике кат җыя. Бу үзенә абунәчеләрне табып, тираж җыюдан гыйбарәт уңыш алу. Шул ук вакытта татар матбугатында “Азатлык”ка игътибар көннән көн арта бара.

Вакытында татар матбугаты миллион данәләр белән хисапланган. Хәзер дә ничә мең данә газет татар телендә мәгълүмат тарата - моны белү авыр түгел. Хисаплап чыгарган санны җанисәптә билгеле булган татар санына бүлсәң, ничә татарга күпме газет тигәнен дә санап чыгарып була. Бу Казан эше инде, әлбәттә. Ә Чуашстанның Шыгырдан авылында шушы татар телендәге мәгълүматның ничә проценты килеп ирешкәнен әйтеп була-булуын. Сан зур булып чыкмас иде. Шулай да җиде миллион татарның җиде меңе генә яшәгән Шыгырдан да ничә данә татар газеты килә соң?

“Вакыт”аулакта, “Авангард” авангардта

Шыгырдан авылы Сталин чорында татар милли районы үзәге булып торган. Ул вакытта “Кызыл байрак” дип аталган латин язуындагы район газеты нәшер ителгән. Хрущев кәҗәләрне аттырып йөргәндә, әлеге газет татар һәм чуаш теллегә әйләнә. Татарчасы дубляж булып кала. Район үзәге дә чуаш авылына күчерелә. Шулай итеп, “Кызыл байрак” “Авангард”ка, ә район Батыревскийга әйләнә. Ә газет бүген дә, 80-90%-ка чуаш теленнән тәрҗемә булуына карамастан, шактый зур тираж белән чыга. Батыр районының 24% халкы гына татарлар. Калганы чуаш кардәшләр. Тәгәлрәк әйткәндә, унбер мең татарга 1100 данәдә татарча район газеты нәшер ителә. Дубляжда ике генә татар кешесе эшләсә дә, ул татарлар тормышын, тарихын да яктыртып бара. Ә Шыгырдан халкына исә 1100 нең 507 данәсе килеп тора.

Шул ук вакытта, йорттан-йортка йөргән, ягъни әле Батырдан Чабаксарга, Чабаксардан, татарлар күпләп яшәгән тагын бер район Комсомольскига күченеп торган республика татарларының “Вакыт” газетын шыгырданнар бик үз итми. “Анда Комсомол хәбәрләре генә” дип аңлаталар. Шулай да, “Комсомол хәбәрләрен” Шыгырданда 9 кеше алдыра.

Казаннар баскан авыл

Шыгырдан тормышы белән Казанга бик тыгыз бәйләнгән. Электән үк сәүдә эшләре Шыгырдан мишәрләрен Казанга юл тоттырган, чөнки зур шәһәрләр тирә якта юк диярлек. Дөрес, Чабаксар якын, әмма күңел дә, эш тә Казанга юлны турыданрак салдырган. Менә Казан газетлары да Шыгырданны басып киткән.

Авылдагы элемтә бүлеге хезмәтәрләре әйтүенчә, Шыгырданга мең ярымнан артык данәдә Казан газетлары килеп тора. Казаннар арасында беренчелекне “Ирек мәйданы” тота. Бу шәхси газетны 166 кеше алдыра. Ә тулаем, 36 мең татар яшәгән республикада “Ирек мәйданы”на 640 кеше язылган. “Юлдаш” икенче урында – 179 данә дә килсә, “Акчарлак”34, “Безнең гәҗит” белән “Тәмлетамак” 26-шар данәдә килә Шыгырданга. Ә кайчандыр шактый халык языла торган “Ватаным Татарстан”, “Казан утлары” бер дә юк. “Татарстан яшьләре”, “Сабантуй”лар да ике дистәдән артмый.

Шыгырданнан Казан күренә

Казанда газет татарча да шактый күп чыга икән. Берәр казанлы аларның тулы исемлеген беләдерме-юкмы, әйтүе кыен. Ә менә Шыгырдандагы әбунүчеләргә карап бераз чамалап була. Юри генә шыгырданнар алдырган башка газетларның исемлеген санап үтик: “Иң шәп газетт”, “Мәхәббәт”, “Ашыгыч ярдәм”, “Пар алма”, “Ачык дәрес”, “Сәламәтлек”, “Дулкын”, “Гаилә учагы”, “Әфарин”, “Алтын киңәшләр”, “Авырмас өчен”, “Гаилә бәхете”... Араларында “Уртак түшәк” дигәне дә бар.

“Азатлык” “Бәйрәм”дә

Шыгырдан халкына быел тагын бер газет килә башлаган - монысы “Бәйрәм” дип атала. Бу газетның редакциясе Казанда булып, аңа Л.Р. Газизов мөхәррирлек итә. Ә үзе Чабаксарда басыла. Гомуми тиражы 11 меңнән артык. А4 форматында басыла торган, сигез битле “Бәйрәм”дә темалар шактый чуар. Сәясәттән алып, криминалга кадәр... Һәм аерым бер бит “Азатлык” радиосы хәбәрләреннән тора.

Менә соңгы санында “Азатлык” хәбәрләренә күз төшереп алыйк: Наил Аланның “Пенсионерларны шешә җыю коткара”, Гөлназ Шәйхетдиннең “Кризиста туучылар саны арткан”, Ландыш Харрасованың “Армиягә татарлар бара”, “Эчке эшләр министрлыгы халык кәефен күзәтә” һәм “Экологлар таләбе үтәлми” дип аталган авторсыз язмалар урын алган. “Бәйрәм” саннан-санга үз укучыларын “Азатлык” хәбәрләре белән таныштырып бара.

Моңа кадәр “Азатлык” хәбәрләрен тулы сәхифә итеп, данлыклы “Безнең гәҗит” кенә биреп бара иде. Дөрес, шыгырданнар башка газетлардан да “Азатлык” хәбәрләрен укып баралар. Еш кына “Ирек мәйданы” “Азатлык”ка сылтама белән мәгълүмат урнаштыра. Менә соңгы нумирында да, әлеге газет “Азатлык”ның даими тыңлаучысы Әнүрбәк абый Гөбәйдуллин хакында язма бастырган.

“Көлсәләр дә, булдырдым” дип аталган язмада, Әнүрбәк абый, 70-тән узып китүенә карамастан, кампьютер алып, интернетка тоташканын сөйли. Башта көлделәр ди. Ә бу яштә мондый адымга баруының төп сәбәбен “Азатлык” радиосы сәхифәсенә керергә теләве белән аңлата. “Аллага шөкер, “Азатлык сайтына керәм дә, хәзер бернинди кыенлыкларсыз, теләсә кайсы вакытта шатыр-шотырсыз тыңлыйм аны! Кирәк тапшыруны укый да алам! Аллаһының могҗизасы, начар күрүчеләр хәрефләрне берничә тапкыр зурайтып укый ала хәтта!”, ди Әнүрбәк абый.

Шулай итеп, Шыгырдан халкы, татар матбугатын даими укып бара, ә Казаннан килгән газетлар аша, Казанны да, андагы сәясәтне дә, матбугат төрлелеген дә, “Азатлык” яңалыкларын да белеп һәм танышып тора.
XS
SM
MD
LG