Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкортстан башлангычы бар илгә үрнәк”


Бу турыда Русия пенсия фонды идарәсе башлыгы Антон Дроздов белдерде.

19 август Уфага Русия пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов килде. Ул республикада кертелгән мобиль яңалыклар белән танышты. Шуларның берсе - пенсия хисабына җыелган акча күләмен белү өчен махсус карта кертү.

Аның белән мәгълүмат алу күпкә отышлы. Югыйсә, Русия буенча елына бер почта аша тупланмалар турында мәгълүмат җибәрү 2,5 миллиард сумга төшә икән. Русия пенсия фонды идарәсе башлыгы Антон Дроздов: “Моны бар илгә кертәчәкбез”, диде.

Салымчылар керткән социаль номерлар да башта Башкортстанда булдырылган иде. Башкортстан хөкүмәте һәм Русия пенсия фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук Антон Дроздовны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та кабул итте.
XS
SM
MD
LG