Accessibility links

Мәскәүдә “Яблоко”га имза җыярга комачаулыйлар


Мәскәү милициясе “Яблоко” фиркасенә шәһәр думасы сайлавына үз намзәтләрен теркәү өчен имза җыю эшенә комачаулый.

Фирка башлыгы Сергей Митрохин сүзләренә караганда, Мәскәү үзәгендә “Яблоко” тамгасы куелган 15 машина бер сәбәпсез тоткарланган. “Моның сәяси сәбәпләре бар һәм бу “Яблоко” вәкилләренең Мәскәү думасында булуын теләмәгән көчләр тарафыннан оештырыла”, диде Митрохин.

Мәскәү шәһәр думасына сайлау 11 октябрьдә үтәчәк. Имза җыю эше 26 август тәмамлана.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG