Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинада булдыра алмады


Татарстанның “Укртатнафта” хиссәләрен (акцияләрен) сатып алуы канунсыз, дип табылды. Татарстан Кременчуг нефть эшкәртү берләшмәсеннән колак какты. Украина белән хезмәттәшлек дәвам итерме?

Украинаның югары хуҗалык мәхкәмәсе элек Полтава өлкәсе мәхкәмәсенең карарын көчендә калдырды. Татарстанның җир һәм милек министрлыгының “Укртатнафта” ширкәтендәге 28.8% акцияләре кире алына. Элегрәк Татарстан ширкәтнең 18.3% хиссәләрен югалткан иде.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Украина “мәхкәмә аша рейдерлек оештыра”, ягъни Татарстан милкен тартып ала, дип белдерде. Юстиция министры Мидхәт Корманов, Татарстан Украина югары мәхкәмәсенә шикаятен бирәчәк, “җиңелсәк – халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез,” диде.

Бүгенге көндә Татарстан ("Татнефть) “Укртатнафта” ширкәтенең 8.61% гына ия. “Татнефть" белән “дустанә” мөнәсәбәттә торган кайбер оффшор ширкәтләренеке булган хиссәләр барысы да мәхкәмә карары нигезендә “Укртатнафтага” тапшырылды.

Татарстан кайчандыр Украина белән уртак төзелгән ширкәттә контрольне инде күптән югалтты, ди белгечләр. Бүгенге көндә җитәкчелекнең максаты табыш алу түгел, ә калган хиссәләрне саклап калу.

Украина югары мәхкәмәсенең карарын алдан фаразлап була. Әмма халыкара мәхкәмәдә Татарстанның акцияләрне кире кайтару өмете бар, ди икътисад белгече Александр Еремин.

“Бу очракта Татарстан Украина белән хезмәттәшлеген туктатып калган хиссәләрен сату ягын караячак, дип уйлыйм,” диде белгеч.
XS
SM
MD
LG