Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләр ябыла


Белем көнендә 460-ка якын мәктәп ачылмаячак.

Башкортстан белем көненә әзерләнә. Августның соңгы көннәрендә Уфада һәм республиканың шәһәр-авылларында яңа һәм төзекләндерелгән мәктәпләр ачыла. Уфада Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге рәссамнар мәктәп-интернаты төзекләндерелгәннән соң ачылды.

Элек аның гомум мәйданы 5 мең квадрат метр булса, хәзер ул өч тапкыр зуррак, ягъни, 15 мең квадрат метр тәшкил итә. Башкалада, шулай ук, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка гимназиясе, 30-нчы санлы начар ишетүче балалар мәктәп-интернаты һәм 2-нче санлы шифаханә мәктәп-интернаты ачылды. Республиканың Күмертау һәм тагын берничә шәһәр һәм районнарда да мәктәпләр ачылды.

Республикада мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма - “Актамыр” исмеле башкорт мәгарифе үзәге. Аның рәисе Ирек Агишев сүзләренә караганда, мәгарифтә проблемалар җитәрлек. Аның сүзләренчә, агымдагы елда 460-ка якын авыл мәктәбе ябылган. Ул шулай ук югары уку йортларына керү авырлыгын атады.

Ирек Агишев: “Элек югары уку йортына кергәндә генә ришвәт бирсәләр, хәзер мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханын да сатып алу башланды. Коррупцияне бетерәбез дигән башлангыч, киресенчә, аның үсүенә китерде”, диде.
XS
SM
MD
LG