Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Русия Дәүләт думасының элекке депутаты тоткарланды


Ринат Габидуллин
Ринат Габидуллин

Рөхсәт ителгән ризасызлык демонстрациясендә катнашырга өндәгән листовкалар тараткан вакытта Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Ринат Габидуллинны милиция хезмәткәрләре тоткарлады.

1 сентябрьдә Уфаның Үзәк базары урнашкан урында, Уфада 3 сентябрьдә үтәргә тиешле пенсионерларны бушлай йөрү хокукыннан мәхрүм итә торган Башкортстан хөкүмәте карарына каршы демонстрациягә һәм пикетларга чакырган листовкалар таратканда, Ринат Габидуллин янына милиционерлар килеп туктыйлар.

Шуларның берсе, Уфаның Октябрьский районы эчке эшләр идарәлеге хезмәткәре Владимир Солодский ризасызлык чараларын үткәрүгә рөхсәт кәгазьләрен сорый. Андый кәгазьне Габидуллин үзе белән алмаган була. Әмма ул бу чараны оештыручыларга шылтырата да андый кәгазьне китерүне сорый. Китерәләр. Әмма, милиционерларны бу гына канәгатьләндерми һәм алар Русия Дәүләт думасының элекке депутатын машиналарына утыртып эчке эшләр идарәлегенә алып китәләр.

Анда баргач, Габидуллинның үзе әйтүенчә, аның кесә телефонын тикшерә башлыйлар, кулында булган иллеләп листовканы тартып алалар. Ринат Габидуллин листовкаларны алуны рәсми теркәүне таләп итсә дә, колакларына да элмиләр. Шуннан соң аны төрлечә борып фотога төшерергә, бармак эзләрен алырга маташалар. Ринат Габидуллин ризалашмый. Листовкалар таратуга бәйле аңлатма язу таләбен дә Ринат әфәнде кире кага.
Йөрәк чире һәм ашказаны авыруы белән иза чигүче Ринат Габидуллинның дулкынланулардан хәле начарая башлый. Шуңа карамастан аны бернинди дә гаеп такмыйча алты сәгать буена район эчке эшләр идарәлегендә тоталар.

“Төрлечә куркытырга маташтылар, хәлем начараеп ушымны югалту хәленә җитсәм дә ашыгыч ярдәм машинасын чакырмадылар”, ди Габидуллин.

Бераздан, башкача моның ише эш белән шөгыльләнмәскә каты “киңәш” биреп, аны урамга чыгаралар һәм атлый алмаганын күреп ашыгыч ярдәм машинасын чакырырга мәҗбүр булалар. Беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, аны өенә илтеп куялар.

“Мин Башкортстанда кеше хокуклары бозылуын яхшы белә идем, әмма кешеләргә карата гестапочылар ысуллары куллануын әле генә белдем”, ди Русия Дәүләт думасының элекке депутаты, Башкортстандагы иҗтимагый берләшмәләр һәм сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре Координация советы әгъзасы Ринат Габидуллин.
XS
SM
MD
LG