Accessibility links

Кайнар хәбәр

30 август: 15 ел элек һәм хәзер


Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация 1990 елда кабул ителгән иде. Шуннан соң берничә ел Татарстанда һәм татар дөньясында зур өметләр яшәп килде. Моны "Азатлык" радиосының 1994 елда, декларациянең 4 еллыгы уңаеннан әзерләгән тапшыруы яхшы күрсәтә.

1990 елның 30 августында Татарстан парламенты республика халкы исеменнән мөстәкыйльлек декларациясен кабул итте. Ул чакта шушы адымы белән Татарстан милләтебезнең гасырлар аша саклап килгән үз дәүләтен кору хыялын тормышка ашыру эшен башлап җибәрде дип саналды.

Бу максатка ирешү юлы сикәлтәле булды, әмма 90 еллар башында татар халкы авырлыкларга каршы торырга әзер иде әле. Ышаныч һәм өметләр дә зур иде. Декларация үзбилгеләнү хокукын биргән изге документ буларак кабул ителә иде. 30 августны Татарстан гына түгел, дөньяның башка илләрендә яшәгән татарлар да үзләренең зур бәйрәме итеп санады.

“Азатлык”ның бүгенге тапшыруында шул вакытларда яшәгән өметләр, киләчәккә карап корылган планнар турында сөйләрбез. Алар ни дәрәҗәдә тормышка ашкан? Сәясәтчеләрнең 15-20 ел элек әйткән сүзләре бүген ничек үзгәргән? Бәя бирүне тыңлаучылар һәм укучыларыбызга калдырабыз. Сезнең игътибарга 15 ел элек “Азатлык”ның 30 август - мөстәкыйльлек декларациясен кабул итү көненә багышланган махсус тапшыруында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән булган әңгәмәнең бер өлешен тәкъдим итәбез. Аның белән Кәрим Камал сөйләшкән иде.


Президент Шәймиев: Уйламыйча эшләгән эш юк инде...


Кәрим Камал.
1990 елның 30 августыннан бирле үткән вакыт, бер карасаң, тарих өчен бер ни түгел. Әмма үз дәүләтчелеген торгызып килгән Татарстан өчен бу бик мөһим чордыр. Шушы үткән юлны ничек бәялисез?

Миңтимер Шәймиев.
Бу дүрт ел эчендә безнең халкыбыз булган мөмкинлекләрдән файдаланып, тормышны яхшырту өчен үз кулларыбыз белән эшләргә мөмкин булуга ышанды. Бөтен Русия белән чагыштырып караганда, Татарстанда соңгы елларда тормышның начарланмавы, яхшылануы да, алып барган сәясәтебез халыкта республикага карата патриотик хисләр уята дип әйтер идем мин. Бу татар халкы гына түгел, республикада яши торган бар халык турында да. Бу елларда Татарстан үзенең лидерлыгын, дәрәҗәсе барлыгын күрсәтте. Чит илләр арасында да Татарстан турында сөйли башладылар. Мондый хәлнең моңа кадәр булганы юк иде.

Кәрим Камал. Мөстәкыйльлек көне инде дүртенче мәртәбә бәйрәм ителә. Аның без үзәнчелеге бар. Ул Русия белән килешү төзелгәннән соң үтә. Сез ничек уйлыйсыз, шушы килешү Татарстанның декларациядә белдерелгән бар омтылышларына туры килдеме?

Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев. Мин бөтен омтылышлар туры килде дип әйтмәс идем. Монда икенче бер мөһим нәрсә бар. Дүрт ел эчендә узган юлыбызны без Русия белән шартнәмә төзү нәтиҗәсендә аны беркетеп куйдык. Хәзер республикада сәяси хәл әйбәт, тыныч. Бу безгә киләчәктә үзебезнең дәүләтчелегебезне торгызу өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Бу бик зур нәтиҗә, чөнки шундый бер этапны узарга кирәк иде. Шартнамәгә кул куйганнан соң, мөмкинлекләрне ачтык.

Монда тагы бер сәяси әһәмият бар. Әгәр дә Русия Татарстан белән шартнамәгә кул кую факты булмаса, киләчәктә Русия унитар дәүләт булып төзелә иде.

Кәрим Камал.
Сез декларацияне кабул итү вакыйгаларында үзәктә торган, шунда кайнаган кеше. Татарстан президенты буларак түгел, ә гади татар кешесе буларак, шуны әйтә алмассызмы - 1990 елның август кичендә, декларация кабул ителгәч, аңа баглаган өметләрегез ни дәрәҗәдә акланды? Берәр төрле үкенү хисләре юкмы?

Миңтимер Шәймиев. Хакимият җитәкчесе буларак, миңа гына түгел, күбебезгә, бу омтылышларны тизрәк тормышка ашырасы килә. Шул ук вакытта тыныч юл белән шушы сәясәтне алып бару, дүрт елда гына бу мәсьәләләрне җиңеп чыгарга була дип әйтүне мин электән үк күз алдына китерми идем. Бу, һичшиксез, вакыт сораячак.

Кәрим Камал. 1990 елның августында рәсми хакимият әле татар милли хәрәкәте белән бергә иде. Хәтта 1991 елның августында да алар бер-берсенә каршы булмады. Ә хәзер каршылыклар нык сизелә. Казан Кирмәненнән караганда, бу каршылыкларның сәбәпләре нидә?

Миңтимер Шәймиев.
Мин каршылыклар сизелә дип әйтмәс идем. Ул вакытта да, хәзер дә кайбер принципиаль мәсьәләләрдә килешмибез. Корал, көч белән генә безнең дәүләтчелегебезне тизрәк аякка бастыру күз алдына китерәләр икән, бу кешеләр татар халкын афәткә чакыручылар. Мондый чакыруларны берничек тә яклап булмый. Безнең республика шартларында бу мөмкин нәрсә дә түгел. Тирәннән уйлап, халык мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә торган сәясәтчеләрнең эше түгел бу.

Кәрим Камал. Декларация проектыннан бик бәхәсле субъект мәсьәләсен, гомумән алып ташлау тәкъдимен, ялгышмасам, сез ясаган идегез. Бу алдан уйланып, киләчәкне кайгыртып эшләнгән эш идеме? Әллә декларацияне кабул иттерү өчен бер тактик адым булдымы?

Миңтимер Шәймиев. Уйламыйча эшләнгән эш юк инде монда. Шушы еллар узып, зур ялгыш җибәрдек дип уйларлык, үкенерлек нәрсә юк дип саныйм.


Киңәшче Хәкимов: Декларациянең һәрбер ноктасын тикшерделәр...

90 еллар башында Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгыту эшенә күп көч салучыларның берсе, ул чактагы президент киңәшчесе Рафаэль Хәкимов булды.
Рафаэль Хәкимов


Рафаэль Хәкимов. Күп халык урамда торды, радиодан тыңлады. Телевидениедән турыдан-туры тапшыру булды. Көрәш күз алдында. Ләкин икенче ягы да истә калган. Ул безнең эчтәге эш. Шул ук көнне комиссия соңгы вариантын уйлашып, сигезенче катта, элекке президиум утыра торган бүлмәдә утырды. Мөстәкыйльлек турында сүз барган иде. Анда бик күп кеше булмаса да, бәлки 20-30 кеше булгандыр, һәрбер сүзен, һәрбер ноктасын тикшерделәр.

Иң авыр мәсьәләләр тел турында булды. Без суверенлыкны ничек аңлыйбыз? Русиянең субъектымы, СССРның субъектымы? Без бик дулкынланып кайсы статьялар узар, кайсылары узмас дип көттек. Русиянең субъекты булмас өчен без бик каты көрәштек. Компромисс буларак, без ике тел дип кабул иттек. Берәү гел субъект икәнлегебезне күрсәтмәскә тәкъдим итте. Бу чыннан да мөстәкыйль дәүләт дигән сүз. Кабул иткәч, иң шатланган мизгел шул булгандыр. Кабул иткәч, без тантана залында бер булып күтәрелеп кул чаптык, аннары урамга киттек. Кем елашты, кем җырлашты. Күңелле көн булды.


Җырчы Гыйззәтуллина:
Барыбыз да еладык

1990 елның 30 августында Казанның Ирек мәйданында үзенең ялкынлы чыгышлары һәм моңлы җырлары белән халыкның күңелен күтәреп торган җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның машина казасында һәлак булганына да сентябрьдә 8 ел тула. 1994 елның 30 август тапшыруында ул тарихи вакыйгаларны менә ничек искә алган иде.

Вафирә Гыйззәтуллина. Бу көнне 1552 елны Явыз Иван Казаныбызны басып алганнан соң бу беренче мәртәбә үзебезнең бауларыбызны өзү дип санаган идем. 30 август көнне мин Ирек мәйданында булдым. Кичке тугызда декларацияне кабул иттеләр. Барыбыз да еладык. Кечкенәдән азатлыгым өчен көрәшкән өчендер миңа бу бигрәк тәэсир итте. Халык бик күп җыелган иде, Ирек мәйданы тулган иде. Аңлата да алмыйм, аны күрергә кирәк. Халык үзе белән бәрәңге дә алып килде, чәен дә алып килде. Декларация көннәрендә ике төн Ирек мәйданында кундык. Бу мизгелләрне сүз белән аңлатып бирә торган түгел.


Язучы Гаффар: Бөтен кеше бер төрле уйлаган иде

Әхәт Гаффар
Әхәт Гаффар. Бу бит мизгел түгел, ул бит дәвер. Татар халкыбыз 1552 елдан бирле көткән бәйсезлек дип уйлаган идек. Мин, язучы Гәрәй Рәхим, драматург Ризван Хәмит сөйләшеп утырдык. Ирек мәйданы кайный. Без анда ни өчендер бармадык. Шуннан декларация кабул ителгән дип ишеттек. Шатланып чыгып киттек.

“Ватаным Татарстан” редакциясеннән узып барганда, безне аска төшеп дәшеп алдылар. Мендек. Безгә әйтәләр: “Языгыз әле”. Төнге сәгать унбер. Гәрәй Рәхим башын язды. Уртасын мин яздым. Соңгысын Ризван Хәмит язды. Чагыштырып китереп, җыйган идек. Тегенең әйткән белән минем әйткән, Ризван Хәмитнең әйткәне тоташты да куйды. Димәк, бөтен кеше бер төрле уйлаган дигән сүз.


Журналист Баттал: Булдыклы халык тамагын түгел, киләчәген уйларга тиеш

Фәнзамал Баттал. Иң беренче чиратта азатлык кирәк. Тамак тук булды да шуның белән дөнья бара дигән сүз түгел. Әгәр дә үз республикагызның азат булуын белмисез икән, ризык тамактан да үтми. Булдыклы халык бүгенге ашаулары белән генә канәгатьләнми. Киләчәк гасырлар турында да уйларга тиеш.


Милләтче Кормашев: Күпләр суверенитетны файдаланып, үз корсагын тутырды


XIX гасырда яшәгән кырым татарларының мәшһүр мәгърифәтчесе һәм сәясәтчесе Исмаил Гаспыралының “телдә, эштә, фикердә берлек” сүзе татарларның мөстәкыйльлек хыяллары җанланган көннәрдә бик тә урынлы иде. Сәясәтчеләр дә, сәнгать кешеләре дә, халык та 1990 елның 30 августында бердәм иде. Чаллыда яшәүче милли хәрәкәт вәкиле Рифкать Кормашев ул көннәрне менә ничек искә ала.
Рифкать Кормашев


Рифкать Кормашев. Суверенитет көннәренә дә, Хәтер көннәренә дә без иллешәр автобус белән халык килә идек. Ирек мәйданы тулы иде. Анда күтәренкелек бар иде. Заманалар үзгәрә шул. Чаллыда 1988 елны беренче утырышлар булды, беренче координацион совет төзүләр булды. Анда милләтпәрварлар, җаннарын милләткә багышлаган кешеләр керде. Күп кеше суверенитетны файдаланып, үзләренең корсакларын тутырды, әлбәттә. Ләкин милли хәрәкәт яши. Без, ветераннар, авыр булса да, корылтайларыбызны уздырабыз. Ләкин иң беренче кергән милли хәрәкәтнең алдында торган иптәшләребезнең күбесе юк. Әлбәттә, суверенитет татар халкына бик зур, уңайлы эш эшләде.


Академик Таһиров: Татар үз илендә, үз җирендә үзен хуҗа итеп тоярга тиеш

90 еллар башында Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе, академик Индус Таһиров та Мәскәү белән сөйләшүләрдә катнашкан һәм мөстәкыйльлеккә нигез салу өчен кирәкле документларны әзерләгән танылган кешеләрнең берсе. 1994 елда “Азатлык” дулкыннарында ул бу декларациянең Татарстан өчен генә түгел, читтә яшәүче татарлар өчен ни кадәр мөһим булганын сөйләде.

Индус Таһиров. Без кабул иткән декларация - элеккеге СССРда Татарстанның иң беренче рәвештә үзен бәйсез дәүләт итеп игълан итү ул. Әйтерләр, Русиянең декларациясе башта булды, дип. Алай түгел. Русия суверенлык декларациясен кабул иткән чагында үзен СССРдан чыкты дип язмады. Ә без декларацияне кабул иткәндә Русия составында икәнлегебезне күрсәтмәдек. Шул ук вакытта безне әле СССРга алмаганнар иде һәм алмадылар.

Без беркемнең дә субъекты булмагач, суверенлык декларациясе бәйсезлек игълан итүгә тәңгәл иде. Әлбәттә, ул вакытта без бәйсезлегебезне СССРга керү өчен файдаланырга теләгән идек, ләкин СССР бетте, безнең керүебез булмый калды. Без кыска гына вакыт эчендә юридик рәвештә тулы бәйсез дәүләт булып яшәдек.

Декларациягә салынган принциплар бүгенге сәясәткә караганда тирәнрәк. Декларациядә игълан ителгән принциплар безнең конституциябездә дә, Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәдә дә юк. Шуңа күрә ул киләчәктә дә эшләргә тиеш документ.

Индус Таһиров
Әгәр дә мин күпчелек татар халкы шушы декларацияне яклап чыкты дисәм, ялгышмам. Никадәр көчлерәк, никадәр бәйсезрәк Татарстан дәүләте бар, Татарстаннан читтә яшәгән татарларга шулкадәр җиңелрәк, чөнки аларның яшәү гарантиясе, аларны саклаучы, яклаучы, телен, мәдәниятен саклап чыгучы гарант булып Татарстан тора.

Декларацияне кабул иткәннән соң, безгә референдум үткәрергә туры килде. Шушы референдумның нәтиҗәләрен көтеп, көн-төн йокламый уздырган Америкадагы, Япониядәге, Австралиядәге татарлар күп.

Әгәр дә читтә яшәгән татарлар үзләренең телләрен, мәдәниятләрен саклап каласылары килә икән, алар шул тел һәм мәдәниятнең Татарстанга сокланып яшәвен һәм чәчәк атуын теләргә тиешләр. Димәк, татар милләт буларак, аның үзәге Казан буларак Татарстанның көчлелеге читтәге татарларга да күчә. Әлбәттә, Үзбәкстанда, Русиядә һәм башка илләрдә яшәгән татарлар андагы илләрнең конституциясенә буйсынып яшәргә тиешләр. Без шуны телибез дә. Ә милләт булып яшәү ул икенче. Әгәр дә Татарстан милләт буларак бетә икән, татар теле югала икән, димәк башка җирләрдә дә татарлар юкка чыгачак.

Минем бер теләгем бар - үзебезнең элекке вакытта югалган кайбер бик матур сыйфатларыбызның кирегә әйләнеп кайтуын теләр идем. Ул сыйфатларының берсе – татарларның үз илендә, үз җирендә үзен хуҗа итеп хис итү.


Татар халкы 1994 елның 30 августында менә шундый теләкләр һәм киләчәккә өметләр белән яши иде. Бүген дә Татарстанда бәйрәм. Ләкин бу бәйрәм кәефләре 15-20 ел элек булган кәефләр белән чагыштырырлыкмы?
XS
SM
MD
LG