Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек консулы кризис һәм күргәзмә илә озатыла


Әхмәт Әргин эшләгәндә икътисади элемтә күләме ике тапкыр арткан. Тик шул ук арада Казаннан төрек укытучылары һәм Рамстор кибетләре китте.

Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре Рәисә Сафиуллинаның Төркия кешеләре турында оештырган күргәзмәсе Казандагы консуллыкта иҗади һәм фәнни зыялылар катнашында ачылды. Алар авторны зурлау белән бергә, татар һәм төрек халкының уртак тамырлары, Төркия халкының һәм консулның киң күңеле турында сөйләде.

Мәдәни элемтәләр үскән

Казандагы консуллык Мәскәүдәге төрек илчелегенә бәйле. Шунда эшләгән Әхмәт Әргин ике елда күпләр өчен чын дуска әверелгән. Депутат Разил Вәлиев: “Әхмәт бәй кадәр үк татар зыялысына илтифат күрсәтүче консулны күргән юк иде ”, ди. Шуны раслап Казанга төрек җырчылары, рәссамнары китерелгән, иҗади очрашулар ясалган, кинолар күрсәтелгән.

Ә икътисад?

Әхмәт Әргин, ике елда Татарстан - Төркиянең икътисади элемтәләре күләме ике тапкыр артты, өч миллиард долларга җитте ди. Ничек? Бер уйласаң, халык төрек малларыннан бизеп көчле көндәш булган кытай малларын сатып ала башлады бит. Икътисади кризис та күләмгә китереп сукмады микәнни? Суккан: кризис та, Кытай фабрикалары да. Тик ярдәмгә Татарстанда чыгучы нефть һәм нефтехимия чималы ярдәмгә килгән. Кытайдан сыйфатлырак итеп ясалучы маллар җитештерүче Төркия Татарстан чималын яратып куллана икән. Дөрес, төрекләр Татарстандагы заводларга инвестиция - ятырым да сала икән. Тик нефть чималлары – беренчел.

Мәдәният икътисадны үстерә

Акча санар вакытта төрекләргә Татарстанда мәдәни хезмәт күрсәтү ни өчен кирәк? “Икътисади хезмәттәшлек мәдәни аңлашуларсыз үсеп китә алмый. Эшмәкәрләрдә үзара ышаныч мәгълүмат алмашу, бер-берсен ныгытып өйрәнгәннән соң туа”, дип сөйли икътисадчы Рәсим Хөснетдинов. Шуны раслап ул үзе дә икътисадтан мәдәният һәм мәгълүмат эшенә күчкән. "Диалог-Евразия" исемле дуслаштыручы журналда эшли ул. Шуңа күрә, Хөснетдинов Төркия консуллыгының мәдәни агарту эшчәнлеге татар-урыс-төрек эшмәкәрлеген тагын да җанландырды дип саный. Шул максаттан узган ел Русиядә Төркия мәдәнияте ел ясалган. Казандагы консул да ул эштә сынатмады, ди ул.

Президентлар ашы кара-каршы

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Казанда булган иде. Консул шуның белән горурлана. Ул татар тарихында төрек “патшасының” Казанга беренче сәфәре дә булып тора. Бу очрашу вакытында да Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне арттыру турында сүз барды. Татарстан президентының чираттагы ялы Төркиядә узу сәбәпле, Абдулла Гүл аның белән очрашу теләген белдергән. Миңтимер Шәймиев аны кабул иткән.

Лицейлар соравы ачык кала

Консул “Азатлык”ка: “Кайбер проблемалар да булды”, дип таныды. Тик тәгаенләп сорагач, дипломат: “Оештыру мәшәкатьләре күп булды бит, шуларга бәйле проблемалар гына”, диде. Әмма саубуллашырга килгән татар зыялысы башкарак фикердә иде. “Шул арада Казанда төрек лицейлары ябылды”, дип хәбәрчегә профессор Фәхимә Хисамова искәртте. Ябылмый, дип вәгъдә дә иткәннәр иде югыйсә. Хисамова исә турыдан-туры белеп тора икән, аның оныгы шунда укый. Лицейлар рәсми рәвештә ябылмады, тик чынбарлыкта ябылу алдында калды дип саный ул. Укытучылар киткәч ябылу кебек килеп чыккан. “Мәскәүдә дә ябылмады. Питерда да ябылмады. Татарстанда ябылды”, ди ул. Депутат Разил Вәлиев исә, консулның башка эшләре дә күп. Ул дипломат буларак, андый четерекле темаларга кагыла алмый, ди.

Төркиядә дә эш җитәрлек

Профессор Фәһимә Хисамова
Төрек Migros ширкәтенә бәйле “Рамстор” исемле кибетләр челтәре Казанда юкка чыкты. “Соңгы елларда көндәшлек артты. Кемдер килә, кемдер китеп тора. Борчылырга сәбәп юк. Migrosка Төркиядә дә эш җитәрлек”, ди Рәсим Хөснетдинов.

Кумыйлар, үзе китә

Гатин, уңышлы эшләгән консулны куу турындагы имеш-мимешне инкар итә. Казанда консуллар гадәттә берничә ел эшли икән. “Әргин алтынчы консул инде”, ди Татарстан президентының тышкы элемтәләр буенча идарәсендә эшләүче Марат Гатин. Әхмәт Әргин үзе дә, аңарчы Мәскәүдә дүрт ел эшләп, алты еллык срогын тутыруын әйтә. Аның урынына шул ук Мәскәүдән тагын берсе китерелә. Тик Әргин дә, Гатин да “Бар документлары да хәзер булып җитсен инде”, дип ул исемне яшерделәр.
XS
SM
MD
LG