Accessibility links

Рәсми матбугатны укучылар кими


Уфада Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәнең киңәшмәсе булып үтте. Анда рәсми басмалар баш мөхәррирләре яңа күрсәтмәләр алды.

Әлеге зур чарада республиканың матбугат басмалары редакцияләре баш мөхәррирләре һәм нәшриятлар җитәкчеләре катнашты. Очрашу көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып вакытлы матбугат басмаларына язылуны оештыру хәстәрлекләре торды.

Сөйләшүдә Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәнең яңа башлыгы Эдуард Юлдашев һәм аның урынбасары Артур Иделбаев чыгыш ясады. Узган ярты елдагы эшләргә йомгак та ясады, киләсе елның беренче ярты елына матбугатка язылуга бәйле кайбер тәкъдимнәре белән дә уртаклашты алар.

Матбугат, нәшрият һәм полиграфия дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары Артур Иделбаев әйтүенчә, республика рәсми матбугат басмалары да заман авырлыкларын тоя. Басмаларга язылу кими. Матди кыенлыклар да бәкәлгә суга. Һәм таякның юан башы аеруча милли басмаларга төшә. Аларның тиражлары соңгы елларда тотрыклы рәвештә аз санда кала килә.

“Шулай да, республика хөкүмәте ярдәме белән, рәсми басмалар кыенлыкларны җиңә килә, - ди Артур Иделбаев. - Әмма дәүләт ярдәме гел була алмый, шуңа күрә гәзит-журналлар редакцияләре үзләрен үзләре финанслый алырлык бизнес проектларны да тормышка ашырырга, районнарга чыгып үзләрен рекламаларга да бурычлы”.

Әйе, сүз дә юк, матбугатка ярдәм кирәк. Аеруча милли басмалар дәүләт ярдәменнән башка яши алмый хәзерге заманда. Шулай да һәр басма һәм нәшрият, заманча уйлап эш итсә генә, катлаулы икътисад шартларында яши аладыр. Икътисадый кыенлык аркасында матбугатка язылучылар кими, дип раслау өлешчә генә дөреслеккә туры килә.
Үзе дә элекке журналист булган, хәзер оппозициядәге Ринат Габидуллин әйтүенчә, рәсми матбугат басмаларының тиражлары кимүгә башка сәбәпләр дә бар. “Башкортстан хөкүмәте акчасына чыгучы гәзит-журналларда бернинди тәнкыйть мәкаләләре, аналитик язмалар күренми. Аларда, нигездә, рәсми хакимиятләрнең “акыллы сәясәте” һәм Башкортстанның чәчәк атуы турында гына укырга була. Ә андый язмалар күпләрнең саруын кайната инде”, - ди Ринат әфәнде.
XS
SM
MD
LG