Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юлы – 2009”: Фирдәвис Кәбиров беренче урында


Төркманбашы – Шимбә көнне “Ефәк юлы” машина узышында сигезенче этап үтте. Өч илнең президенларты – Төркманстан, Казахстан һәм Русия җитәкчеләре белән очрашу өчен, бу этапның юлы үзгәртелеп, Төкмәнбашы каласы аша үткәрелде.

Йөк машиналары арасында бу этапта Чехиядән Алеш Лопрайз җиңде. Фирдәвис Кәбиров бу юлы өченче килде.

Гомум ярышта Фирдәвис Кәбиров беренче урында. Икенче урында бер сәгать калышу белән һолландалы Де Рой.

“Ефәк юлы” дип аталган машина узышы якшәмбе Ашхабадта тәмамлана. Соңгы этап нәтиҗәләре гомум ярышта исәпләнмиячәк.
XS
SM
MD
LG