Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан төбәгендә өч кеше төрмәгә хөкем ителде


Пекин – Кытай рәсмиләре Синҗан-уйгыр автоном төбәгендә медицина энәләре белән сәер һөҗүмнәр башкаруда гаепләнгән 3 кешене төрмәгә хөкем итте.

Шиньхуа хәбәрләр агентлыгы хәбәр итүенчә, 19 яшьлек Илпан Илһам бер хатын-кызның арт санына энә кадаган өчен 15 ел төрмәгә хөкем ителгән.

34 һәм 22 яшьлек ике ханым бер такси йөртүчесенә энә кадап, аны талаган өчен, берсе 10, икенчесе 7 ел төрмәгә хөкем ителгән.

Исемнәренә караганда, хөкем ителүчеләр өчесе дә чыгышы белән уйгырлар.

Күптән түгел Өремчедә меңләгән хан кытайлары шушы сәер һөҗүмнәргә протест белдергән иде.

Уйгырларның сөргендәге җитәкчесе Рәбига Кадыйр җомга көнне Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, Кытай хакимиятләре уйгырларга басымны арттыру өчен аларны төрле террор гамәлләрендә гаепли, дип белдерде.

Рәбига ханым Чехия башкаласы Прагада үткән “Азиядә тынычлык, демократия һәм кеше хокуклары” дип аталган халыкара җыенда катнашты.
XS
SM
MD
LG