Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаменеи оппозициягә карата нигезсез гаепләүдән тыелырга чакыра


Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи хөкүмәт тарафдарларын оппозиция вәкилләренә нигезсез гаепләүләр ташламаска дип кисәтте.

Хаменеи 12 июньдәге президент сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүдән башланган чуалышларда катнашучылар турында, шикләнелүчеләрнең үзләренең канун бозуын тануы кабул ителерлек, әмма алар әйткәннәр нигезендә генә башкаларны да чуалышларда катнашуда гаепләргә ярамый диде.

Моны әле дәлилләргә кирәк диде Хаменеи.

Ассошиэйтед пресс агентлыгы Хаменеи әйткәннәр хакимиятнең оппозиция вәкилләренә каршы чараларны йомшартуын аңлатырга мөмкин ди.

Оппозиция президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат сайлауда киңкүләм хәрәмләшүләр аркасында гына җиңә алды дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG