“Универсиада корылмаларын төзү шартларында Казан шәһәре кысаларында Казансу елгасы” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” барышында экология, биология галимнәре журналистларны дөрес мәгълүмат бирмәүдә гаепләде.
Билгеле булганча, Татарстандагы бер төркем иҗтимагый экологлар Универсиада корылмаларын Казансу янында төзү табигатькә зур зыян салачак дип шау-шу куптарган иде.
Ягъни алар Казансуның яр буен “Миллениум” күпереннән алып Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге тимерьюл күперенә кадәр булган җирләрне ком юдырып киңәйтү “Кызыл китап”ка кергән үсемлек һәм җәнлекләрне дә юкка чыгарырга мөмкин дип белдерә килде.
Әмма бүген Татарстан фәннәр академиясе президиумы каршындагы экология проблемалары фәнни шурасы моның белән килешмәвен җиткерде, хәтта төзелешләр файдага да булырга мөмкин дип тә әйтте.
Алар сүзләренчә, Казансу елгасы ул инде Яңа-Савин районындагы тимер юлдан 200 метрда бетә. Шуңа Универсиада корылмалары төзелә торган җирдә Казансу елгасы юк, анда сазлыклар гына калган, ди галимнәр. Һәм аларны бетерүдән табигатькә зыян килмәячәгенә ышандыра.
“Сулыкларны ком белән юу, суның төп чыганагыннан яхшырак агуына китерәчәк. Шулай ук Универсиада корылмалары төзеләчәк җирләрне тиешле экологик проектлар ярдәмендә матурайту шәһәрнең үзәген күркәм итәчәк”, дигән фикердә югары уку йорты, фәнни институт хезмәткәрләре.
Моннан тыш, алар шул Казансу янындагы үсемлекләрне һәм кошларны саклау бер җирлек нигезендә генә мөмкин түгел, ягъни аны комплекслы хәл итәргә кирәк дип саный.
Галимнәр әйтүенчә, бүгенге шартларда икътисади һәм экологик өлкәдә бер уртак фикергә килергә кирәк. Һәм кала зур тизлек белән үсеш алган заманда үсемлекләрне саклап калу мөмкин булмаска мөмкинлеген дә әйтә.
Хәтта биология фәннәре кандидаты Олег Аськеев: “Шәһәрдә гомумән табигатькә урын юк”, диде.
Экологларның мондый карашы һәм инде барлык дөрес түгел мәгълүмат таратуда журналистларны гаепләү, каләм ияләре арасында каршылык тудырды. Алар галимнәргә дөрес мәгълүмат җиткерү өчен барлык басмаларның да ишекләре ачык булуын әйтте.
“Түгәрәк өстәл” барышында аңлашылганча, Казансу янында Универсиада корылмаларын төзүгә багышланган җыелышлар әле киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шул сәбәпле, кайберәүләр бу “өстән кушылган эш түгел микән”, дип шикләнде.