Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкә күңел бирсәң кризис та күренми


Фәрит Ләпин
Фәрит Ләпин

Соңгы вакытта күп кенә уңышсызлыкларны кризиска сылтыйбыз. Туган тел, милли-мәдәни тарафта бигрәк тә. Иваново өлкәсе исә татар милләтенә һәм теленә карата могъҗизаи карашта тора.

Иваново Мәскәүдән бик ерак булмаганга, өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, шул ук вакытта дини идарә җитәкчесе дә булган Фәрит Ләпин милли эшләр белән Мәскәүдә еш була. Аның белән соңгы очрашуда без Иваново өлкәсендәге татар оешмаларының эшләре турында сөйләштек.

Өлкәдә берничә ел элек кенә татар милли-мәдәни үзәге төзелгән иде. Бүгенге көндә милли эшләрдә күтәрелеш бармы, туган телгә мөнәсәбәт ничек, гомумән Иванова татарлары нинди планнар белән яши дип сорадык без аннан.

Татар телен укытучыларга милли-мәдәни мохтарият акчаны үзе түли торгандыр инде дигәнгә, Фәрит Ләпин: «Юк, юк, барысы да бюджетка кертелгән, без аларга бер тиен дә чыгармыйбыз», диде.

Иваново өлкәсендә Сабантуйлары инде 16 тапкыр уздырылган. Хәзер ул бәйрәм шәһәр бәйрәме буларак үткәрелә.

Җитәкчеләр алдында сүзне үткәреп, эшне башкаруда бәлки берәр серегез бардыр дигәнгә, Фәрит Ләпин болай дип җавап бирде:

"Без беркем белән дә әрләшмибез, кычкырышмыйбыз. Әкрен генә күренерлек итеп үз эшебезне башкарабыз. Ул шәһәр эше булып та күренә. Менә әле генә әниләр көнен уздырдык. Анда төрле милләт кешеләре дә, төрле дин әһелләре дә катнашты. Без үз кабыгыбызга гына төренеп утырмыйбыз. Шуңа күрә безне күрәләр, ярдәм дә итәләр.

Хәзер инде мәчетебез янында мәктәбебез дә, балалар бакчасы да барлыкка килде. Якшәмбе мәктәбе дә эшләп килә. Анда татар теле дә, гарәп теле дә укытыла. Татарча чигү, аш пешерү түгәрәкләре дә эшләп килә. Тагын татар яшьләре өчен өч бүлмәле бина бирделәр. «Иваново татар яшьләре берлеге» дип аталган оешма бар бездә. Аларның җитәкчесенә акчаны шәһәр үзе түли", ди Фәрит әфәнде.

Иң кызыгы Ивановода ел саен балалар Сабан туе да уздырылып килә. Киләсе елда алар Федераль округның балалар Сабан туен да үткәрергә планлаштыралар икән.

"Шулай ук бездә татар театры да эшләп килә. Без гастрольләргә Мәскәүгә дә килгәнебез бар. Хәзер инде ул коллективка халык театры дигән исем биргәнне көтәбез. Быел Туфан Миңнуллинның «Гөргери кияүләрен» сәхнәләштерергә уйлыйбыз. Шуны куйсак, халык театры исемен алырга ирешербез дип уйлыйм. Ул вакытта инде канун буенча, театрның ике җитәкчесенә хезмәт хакын шәһәр администрациясе үзе түләячәк", диде Фәрит әфәнде, горурланып.

Әйтергә кирәк, Иваново өлкәсендә мәдрәсә укучылары арасында Коръән хафизлар да бар. Алар Мәскәүдә, Казанда уздырылган бәйгеләрдә дә катнашып киләләр. "Бездә администрация белән проблемалар юк, проблем үзебезнекеләр белән", ди Фәрит Ләпин.

Шулай да ул мәчетләргә халык тулып килә, укучыларга да кытлык юк, мәгариф бүлеге тарафыннан татар телен өйрәтүгә дә каршы килмиләр, ди.

"Хәзер инде Ивановадан ерак түгел Шуя шәһәрендә мәчет төзү мәшәкате белән йөрибез. Чөнки бер ел элек андагы мәчеткә ут төрткән иделәр, хәзер барысын да яңабаштан башларга туры килә", диде Фәрит әфәнде.

"Әле генә узып киткән Рамазан аенда көн саен ифтар ашлары уздырдык. Бездә яшәүче мөселман милләтләре ифтар уздырыр өчен чиратка басты. Хәтта Рамазан аеның көннәре җитмәде. Кемдер кризистан зарлана, ләкин безнең эшләргә кризис комачауламый. Без әкрен генә шауламый гына үз эшебезне алып барабыз", ди Иваново өлкәсенең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Ләпин.
XS
SM
MD
LG