Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран еракара ракеталар сынады


Көнбатыш илләре Иранның ракета сынауларына тирән борчылу белдерә. Дүшәмбе көнне Иран Сәҗил исемле яңа еракара ракета сынавы үткәрде.

Көнбатыш илләре Иранның соңгы 2 көндәге ракета сынауларына тирән борчылу белдерә. Дүшәмбе көнне Иран Сәҗил исемле яңа еракара ракета сынавы үткәрде.

Каты ягулык белән эшләүче 2 баскычлы яңа ракета сынавы үтүе хәбәр ителсә дә, аның уңышлы булу-булмавы әйтелми.

Иран шулай ук еракара Шаһаб-3 ракетасын да уңышлы сынавы турында белдерә. Бу ракеталарның икесе дә 2000 чакрымга кадәр, ягъни Израилгә яки Фарсы култыгындагы АКШ хәрби базаларына кадәр оча ала.

Сәҗил Саһаб-3тән технологик яктан камилрәк һәм катлаулырак. Каты ягулык куллануы аның һәдәфкә төгәлрәк очуын тәэмин итә.

Якшәмбе хәрбиләр 300-700 чакрымга очучы уртаара Шаһаб-1 һәм Шаһаб-2 ракеталарын уңышлы сынау турында белдергән иде. Кыскаара ракеталар сынау турында да хәбәр ителде.

Бу сынаулар Иран белән Көнбатыш арасында Тәһранның атом програмына бәйле киеренкелекне тагын да кискенләштерә.

Франция тышкы эшләр министрлыгы Тәһраннан бу “бик нык тотрыксызландыручы гамәлләрне” кичекмәстән туктатуны таләп итте.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы өлкән вәкиле Һавиер Солана да борчылу белдерде һәм Тәһран үзенең икенче уран баету корылмасына бәйле мәсьәләләрне кичекмәстән чишәргә тиеш диде.

Узган атнада Иран җир астында моңарчы билгеле булмаган уран баету корылмасы барлыгын игълан итте. Кайбер көнбатыш рәсмиләре бу яшерен корылма Иранның атом коралы ясау нияте булуга тагын бер дәлил ди.

Иран тышкы эшләр минитсрлыгы исә бу ракета сынаулары илнең саклану мөмкинлекләрен ныгыту максатындагы күнегүләрнең бер өлеше, аларның атом програмына бернинди бәйләнеше дә юк диде.

Сынаулар АКШ, Кытай, Русия, Франция, Британия, һәм Германия 1 октябрьдә Иран белән аның атом програмы турында сөйләшергә җыенган чакка туры килә.

АКШ, Британия, Франция, Израил һәм башка илләр Иранның атом програмы корал ясау максатында эшли дип шикләнә. Тәһран исә атом програмы бары тик электр энергиясе алу максатында эшли дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG