Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландиядә Европа Берлеген реформалау референдумы үтә


Европа Берлеген реформалау турындагы Лиссабон килешүе җомга көнне Ирландиядә яңадан референдумга чыгарылды.

27 әгъза илне үз эченә алган Европа Берлегендә карарлар чыгаруны тизләтү максатындагы реформаларның киләчәк язмышы хәзер Ирландия сайлаучыларыннан тора.

Былтыр беренче референдумда Ирландия халкы килешүне кире каккан иде.

Ирландия премьер-министры Браян Коуен килешүне икенче мәртәбә кире кагу Берлектә Ирланидянең изоляцияләнүенә китерәчәк һәм кыен икътисадый вәзгыятькә яман тәэсир итәчәк диде.

Чехия белән Польшадан кала башка барлык илләрдә дә бу килешү инде ратификацияләнде.

Референдум нәтиҗәсе шимбә төштән соң игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG