Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки илләр җыены Нахчеванда тәмамланды


Азәрбайҗанның Нахчеван автоном төбәгендә Төрки телле илләр башлыкларының 9нчы гомум җыенына катнашкан Абдуллаһ Гүл, Таулы Карабах мәсьәләсен сөйләшү өчен Азәрбайҗан президенты Ильһам Алиев белән очрашты. CNN Türk каналы мәгълүматы караганда ике президент 1 сәгать 10 минут дәвам иткән сөйләшүләрдә, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр һәм Карабах мәсьәләсе каралган.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл җитәкләгән Нахчевандагы саммит ахырында имзаланачак килешү белән "Төрки телле илләрнең уртак хезмәттәшлек шурасы" төзеләчәк. Шуранын даими секретарлыгы Истанбулда булачак. Хәзергәчә бер тәртип буенча җыела алмаган җыен, ике елда бер оештырылачак.

Төрки телле илләр җыены Советлар Берлеге таркалу белән, Төркия президенты Тургут Өзал тарафыннан 1992нче елда оештырылган иде.
XS
SM
MD
LG