Accessibility links

Татар мәктәпләре өчен акча җитми


Казандагы халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасына тиешле акчаның 7% гына бирелгән. Эшмәкәрләр балаларын татар мәктәпләрендә укытмый.

Казан шәһәре думасы сессиясендә Горки бүлгесе депутаты Фәрит Хәйретдинов инде 3 ел дәвамында Идел буе районындагы 68-нче мәктәпнең түбәсен яптыру өчен сөйләшүләр алып баруын әйтте. Аның сүзләренчә, бер үк җирлектә яшәгән балалар техник яктан бөтенләй төрле мәктәптә укый.

“Минем бүлгедә 19, 68, 21 мәктәпләр якында урнашкан. Әмма берсе - бай, икенчесе - хәерче кебек хис туа. 19-нчы мәктәптә ел саен ремонт ясалса, татар телен тирәнтен өйрәтүче 68-нче мәктәптә инде 3 ел ремонт башлый алмыйлар”, диде Хәйретдинов.

Аның сүзләренчә, мондый татар мәктәбендә бер генә ата-ана да үз баласын укытырга теләмиячәк. Чөнки түбәдән су үтүдән тыш, бернинди уңайлыклар каралмаган. Хәтта спорт залы да юк.

“Әгәр татар мәктәбендә яхшы шартлар булдырсалар, анда яһүде дә, урысы да, азәрбайҗаны да килер һәм татар телен өйрәнер иде. Ә бүген без ул мәктәптән татарларны куабыз булып чыга”, диде депутат.

Милли мәктәпләр кими

Казан мэры Илсур Метшин 19-нчы мәктәпкә балалары шул уку йортында белем алучы эшмәкәрләр булышуын әйтте. Чөнки бу автоном рәвештә эшләүче инглиз телен тирәнтен өйрәтүче заманча мәктәп санала. Һәм ул татар мәктәбе кебек бюджет акчасына карап утырмый булып чыга.

Яңа канун нигезендә, мәктәптә бер сыйныфта 25 укучыдан да азрак бала булмаска тиеш. Мәктәпләр җан исәбенә карап финанслана.

Әлбәттә, янында гына заманча 19-нчы мәктәп булганда, бер генә ата-ана да баласын иске биналы татар мәктәбендә укытмаячак. Шулай итеп, 25 бала җыя алмаган татар мәктәбенең киләчәге аяныч булырга мөмкин.

Сессиядә “Мәгариф” берләшмәсе вәкиле, профессор Наил Туктамышев Казан бөтен дөнья татарларының рухи мәркәзе булуын һәм татар мәктәпләренә финанс табылырга тиешлеген әйтте.

“Русиядә яңа финанс нормативлар кертелгәч милли мәктәпләр азая бара. Ул 700дән 400гә кадәр кимеде. Сыйныфларны тутыруга килгәндә, милли классларда бала саны 25 түгел, ә 18 булуы да җитәргә тиеш. Моны чуаш, удмурт һәм башка мәктәпләргә дә җәелдерергә кирәк”, диде Туктамышев.

Аның сүзләренчә, милли мәгариф учреждениеләренең матди яктан хәле бик мөшкел.

“Аларның кайберләре элекке балалар бакчаларында яки яраклаштырылмаган биналарда урнашкан. Казанга килгән кунакларга күрсәтерлек чын милли мәктәп тә юк”, диде “Мәгариф” берләшмәсе вәкиле.

Ләкин Метшин үрнәк итеп 4нче мәктәп-интернатны китерде. Шулай ук Мәскәү районы кисешендә 12нче кызлар татар гимназиясе төзелүен әйтте.

“Акча җитсә күбрәк эшләр идек”, диде ул.

Әлбәттә, акча мәсьәләсе кризис сәбәпле кискен тора. Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов әйтүенчә, 2008 ел белән чагыштырсак саннар шатландырмый. Чөнки Казандагы халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасына быел 14 миллион сумның 20% гына билгеләнгән булган. Ә шуның барлыгы 1 миллионы гына бирелгән.
XS
SM
MD
LG