Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Абхазия һәм Көньяк Осетиягә сөйли башлый


Азатлык радиосы ноябрь аеннан Абхазия һәм Көньяк Осетиягә тапшыруларын башлый. Максат - милләтләр арасындагы аңлашуга ярдәм итү.

Көн саен бер сәгатьлек программа Азатлык радиосының Прагадагы баш фатирында әзерләнеп кичке сәгатьләрдә кыска дулкыннарда тапшырылачак. Программаларны шулай ук төбәктәге FM дулкыннарында да тыңлау ихтималы була ала.

Тапшыруларда рус телендә соңгы хәбәрләр һәм дөнья хәлләренә күзәтүләр, белгечләр белән әңгәмәләр булачак.

Яңа тапшыруларның максаты бу төбәктә милләтләр арасындагы киеренкелекне чишүгә ярдәм итү, килеп туган вазгыятькә төрле якларның карашын җиткерү.

Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) – Идел-Урал төбәге, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте.

Бүгенге көндә Азатлык радиосы тапшырулары 26 телдә яңгырый.
XS
SM
MD
LG