Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бердәм Русия» Памфилованы урыныннан алырга чакыра


Медведев Памфилованы урыныннан алырмы?
Медведев Памфилованы урыныннан алырмы?

Кремль тарафлы «Бердәм Русия» партиясе вәкилләре Элла Памфилованы, журналист Александр Подрабинекны яклаган өчен, урыныннан алырга җыена.

Журналист Александр Подрабинек интернетта совет чорын тәнкыйтьләгән язма бастырган иде. “Антисоветчы антисоветчыга” дип аталган мәкаләсендә ул Мәскәүдәге “Антисоветская” ашханәсенең исемен үзгәртергә таләп иткән ветераннарны “совет чорындагы төрмә сакчылары” белән чагыштырган.

"Антисоветская" – яман исем (видео)

Шул мәкаләдән соң журналистка янаулар килә башлаган. Кремль тарафлы «Наши» яшьләр хәрәкәте аны, ветераннардан гафу үтенүен таләп итеп, мәхкәмәгә биргән. Бер төркем яшүсмер Подрабинек яшәгән йорт каршында пикетлар үткәрә башлаган.

Александр Подрабинек
Александр үзенең тормышы өчен борчылып, вакытлыча “югалып торырга” карар итте. Моның алдыннан ул интернетта «Наши» хәрәкәте артында җитди ниятле кешеләр тора, мине шактый югары дәрәҗәдә юк итәргә карар ителгән”, дигән язу калдырды.

Чәршәмбедә Александр Мәскәүдә журналист Анна Политковская истәлегенә багышланган урам җыенында чыгыш ясады.

Русия һәм чит ил хокук яклаучылары журналистны яклап чыкты. Мәскәүдәге Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева «Наши» хәрәкәте гамәлләрен хулиганлык дип атады. «Чикләрне танымаган журналистлар» оешмасы, Русия рәсмиләрен бу яшүсмерләрне авызлыкларга чакырды.

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы үзенең интернет сәхифәсендә “Фикер әйткән өчен эзәрлекләү конституциягә каршы” дигән белдерү урнаштырды.

Шура рәисе Элла Памфилова “Подрабинек әфәнденең кайбер фикерләре белән мин дә килешмим. Ләкин аны бу фикерләре өчен эзәрлекләү бер кысага да сыймый” дип белдерде.

«Бердәм Русия» вәкилләре президент каршындагы шура җитәкчесенең мондый “кыланышына” хәйран калган. Партия җитәкчеләренең берсе, Андрей Исаев, Подрабинекны яклаган хокукчыларның үзләрен цензура урнаштыру ниятендә гаепләде. Янәсе, «Наши» яшьләренең дә, Подрабинекка җавап бирергә хокукы бар. “Памфилова ханымның карашы сәер, күрәсең, ул Подрабинек мәкаләсен укымаган” диде Исаев.

Элла Памфилова
Памфилова шураның карашын кабат аңлатырга мәҗбүр булды. “Без Подрабинек фикерләрен якламыйбыз, ләкин «Наши» хәрәкәтенең аны эзәрлекләү гамәлләренә каршы чыгабыз”, диде ул.

«Бердәм Русия»нең кайбер вәкилләре бу аңлатма белән канәгать калмады. Дума депутаты Роберт Шлегель Памфилованы вазыйфасыннан читләтү эшен башлатырга чакырды. Дума рәисе Борис Грызлов аңа бу тәкъдимен язма рәвештә Дума шурасына тапшырырга кушты.

«Бердәм Русия»нең бу нияте тормышка ашырмы, әйтүе кыен. Чәршәмбедә әлеге мәсьәләгә президентның матбугат вәкиле Наталья Тимакова карашы мәгълүм булды. Аның фикеренчә, Подрабинек мәкаләсе тирәсендәге бәхәс гадәти дискуссия кысаларында бара.

“Президент каршындагы шура башлыгы Элла Памфилова белдерүе дә бу кысалардан чыкмый. Әлбәттә, партияләр бу урынга үз кешеләрен тәкъдим итә ала, – диде Тимакова. – Ләкин соңгы сүзне барыбер президент әйтәчәк.”
XS
SM
MD
LG