Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көнендә Казанның кирәген бирергәме?


Татар җәмәгатьчелек оешмалары Хәтер көненә әзерлек мәсъәләсен карады.

Анда Казанда узачак Хәтер көненә бару һәм анда чыгыш ясау, шщулай ук, Уфада бу көнне билгеләү чаралары каралды. Казанда узачак Хәтер көненә 18 кеше барырга җыена. Шуларның икесе чыгыш та ясарга өмет итә.

Аларның берсе - Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов. Ул чыгышында Башкортстан татарларының аянычлы хәлен дә телгә алып, Татарстан Президентының тиешле ярдәм итмәве һәм якламавы, Бөтендөнья татар конгрессының да эшләмәвен тәнкыйтьләргә җыенуын ирештерде.

Җыелышта катнашучылар Хәтер көнендә андый үзара каршылыклар түгел, ә берләшү сүзләре сөйләргә кирәк дип, чыгышны үзгәртүне сорады. Икенче чыгышны Башкортстанда татар фонды оештырып йөргән Наил Хәкимов ясарга җыена. Ул татар дәүләтенең таралу сәбәпләрен һәм аны бүгенге хәлебез белән дә чагыштырырга җыена. Ул чыгыш өлгесен бик озын итеп әзерләве сәбәпле, аны кыскартуны сорадылар.

Җыелышта, шулай ук, башка кайбер мәсъәләләр дә каралды.
XS
SM
MD
LG