Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрь башында Самар милли чараларга бай булды


Самар татар яшьләре чәк-чәк бәйрәме дә уздырдылар, көрәшеп тә күрсәттеләр.

Менә 21 ел инде “Туган тел” җәмгыяте каршында яшьләр канаты уңышлы гына эшләп килә. 21 ел буена өзлексез милли хәрәкәттә ике кеше катнаша. Берсе – Наилә Сабирҗанова, икечесе – Фәрһәд Мәхмүтов. Икесе дә мәктәп яшендә җәмгыятькә килгән кешеләр. Фәрһәд Мәхмүтов милли хәрәкәттә төп көчләрнең берсе. Октябрь башында Фәрһәд ике зур чара уздырды. Берсе – чәк-чәк бәйрәме, икенчесе – милли спорт уеннарын күрсәттеләр.

“Төрле милли үзәкләр төрле-төрле милли спорт уеннарын күрсәттеләр. Безнең егетләребез эстафетадан башка әле татар көрәшен дә бик матур итеп күрсәтә белделәр. Биредә беренче, икенче, өченче урыннарга бүлү булмады, чөнки мәгънәви яктан бу ярыш түгел иде, ә “шоу” формасында узды һәм дуслык җиңде.


Икенче зур чара – ул Самарның “Яктылык” мәктәбендә чәк-чәк бәйрәмен зурлау булды. Исеме чәк-чәк бәйрәме булса да, мәгънәви яктан ул татар мәдәнияте бәйрәме биеклегенә күтәрелде. Төрле даирәдәге кунаклар чакырылды, телекомпанияләр тантананы төшереп экранга чыгардылар.

Төп иганәчебез икенче икмәк заводы иде. Биредә җитәкче булып үзебезнең милләттәшебез эшли. Төрле зурлыктагы чәк-чәкләр шул предприятие тарафыннан әзерләнгән иде. Ә инде калган дистәләгән татар ризыкларын ата-аналар пешереп бүләк иттеләр. Табынны талкыш-кәләвә бизәде. Бу ризыкны да Самарда үзебезнең татарлар пешерә.


Татар ашларын әле үзебезнең татарлар да белеп бетерми. Бу бәйрәмдә гөбәдиянең нәрсә икәнен белмәгәе татар кызларын да очратырга туры килде. Алдагы максатыбыз – татар ашларын ашатып кына карау түгел, ә аларны пешерергә өйрәтү дә”, Фәрһәд Мәхмүтов.

Фәрһәд Мәхмүтов әйтүенчә, икенче елга татар табынында тутырган тавык та күренүе ихтимал.
XS
SM
MD
LG