Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа галимнәре яңа мәхкәмә көтә


“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән Уфа галимнәре өстеннән тикшерү дәвам итә. Аларның кайберләренә чираттагы мәхкәмә көтелә.

Танылган татар галиме, билгеле әтносәясәт белгече Илдар Габдафыйков сүзләренчә, әле аны көн саен Башкортстан прокуратурасына тикшерү кысаларындагы сорау алуларга чакырталар икән. “Алдагы бәйрәм уңаеннан игълан ителгән өстәмә ял көнендә -дүшәмбе, 12 октябрь көнендә дә мине сорау алуга чакырдылар”, - ди Илдар Габдрафыйков.

Илдар әфәнде сүзләренчә, алар өстеннән башланган тикшерүләр нигезендә сәяси сәбәпләр ята. “Әгәр республикада әлеге җитәкчелек һаман да хакимияттә калса, мине дә, башкаларны да, төрмәгә утыртып куярга тырышу булачак”, - ди И. Габдрафыйков.

Исегезгә төшерәбез, август башында Уфада биш галим, журналист һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатырга уйламый. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.

“Уфагуб” сәхифәсенә ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче эшкуар Николай Швецов бүгенге көндә Уфадагы бер хастаханәдә дәвалану үтә. Тагын ике тарихчы галим Игорь Кучумовка һәм Сергей Орловка Уфадан читкә китмәскә кушылган. Аларны да прокуратурага чакыртып сорау алулар дәвам итә.

Узган атнада бәйсез журналист Роберт Заһриевка карата да мәхкәмә карары чыгарылган иде. Аңа да Уфадан читкә китмәскә кушылган. Прокуратурага ул да сорау алуларга йөри башлаган. Шул ук вакытта бу елның яз башыннан ук төрмәдә утыручы башкорт җәмәгать эшлеклесе, бәйсез публицист Айрат Дилмөхәмәтов вакытлыча иреккә чыгарылган. Һәм аны да прокуратурага чакыртып сорау алулар дәвам итүе хакында мәгълүм булды.
XS
SM
MD
LG