Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель икътисад бүләге ике американга бирелә


Нобель икътисад бүләге икътисадый идарә өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2 америкалы Элинор Остром белән Оливер Уильямсонга бирелә.

Остром Нобель икътисад бүләген алган беренче хатын кыз.

Швеция Нобель комитеты Остромны уртак милекнең бер төркем тарафыннан ничек итеп уңышлы идарә ителә алуын күрсәткәне өчен бүләкли.

Уильямсон исә эшмәкәрлек ширкәтләренең низагларны чишү структурасы буларак эшләү теориясен булдырган.

Бу быелгы 6 Нобель бүләгенең соңгысы.

Нобель икътисад бүләген Швеция Үзәк банкы Алфред Нобель истәлегенә 40 ел элек булдырды.
XS
SM
MD
LG