Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кытай сәфәрен башлый


Русия премьер-министры Владимир Путин 3 көнлек Кытай сәфәрен башлады.

Әлеге сәфәр барышында энергия өлкәсендә зур килешүләр имзаланыр дип көтелә.

Путин барлыгы 5 ярым миллиард долларлык 34 килешү имзаларга тиеш.

Шулар арасында ярты миллиард долларлык кредит, энергия, транспорт һәм төзелеш өлкәләрендә уртак проектлар килешүләре дә бар.

Ул шулай ук Пекиңдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы җыенында да катнаша.
XS
SM
MD
LG