Accessibility links

Бәясе төшеп барган бәйрәм


Бәйрәм тамашасы
Бәйрәм тамашасы

Башкортстаннар Республика мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүнең 19 еллыгын билгеләде. Бәйрәм 11 октябрь - якшәмбегә туры килү сәбәпле, 12 октябрь ял көне дип игълан ителде.

Республика көне, башка еллардан аермалы буларак, артык зур шау-шуларсыз узды. Тантаналы утырышта чыгыш ясаган Мортаза Рәхимов, быел беренче тапкыр федераль үзәккә тәнкыйть белдермәде. Моны аналитиклар аның элекке кайбер кискен чыгышлары өчен Мәскәүдән кисәтү алуы, шулай ук, әлеге бәйрәмнең бәясе, мәгънәсе төшә баруы белән аңлата.

Башкортстан татарлары Милли мәҗлесе рәисе, математика фәннәре докторы, профессор Марат Рамазанов, мәсәлән, иң башта, республика байлыгының Мәскәүгә күчүе, шулай ук, илдәге көрчек тәнкыйтьне артка чигерә дип исәпләвен белдерде.

Быел Уфаның барлык мәйданнарында да бәйрәм чаралары гөрләмәде. Мәсәлән, моңа кадәр иң зур чаралар үтә торган башкорт-урыс дуслыгын гәүдәләндергән Дуслык монументында бәйрәм зурдан кубып узмады. Анда, нибары, чәчәк салу гына үтте. Бу “дуслыкка кырау төшүме”, яки башка сәбәптәнме, билгеле түгел.

Халык милиция хезмәткәрләре уратуы астында бәйрәм итте

Иң зур мәдәни чара башкала хакимияте каршындагы Ленин мәйданында узды. Мәйдан төрле яктан милиция белән уратып алынган иде. Милиция башка еллларга караганда да күбрәк булуы белән “күзгә керде”.

Бәйрәмдә башка еллардан аермалы буларак, лазер-шоу оештырылды. Яктылык ярдәмендә тудырылган рәсемнәр арасында республика атрибутларын да күрергә була иде. Бу, беренчедән, әлеге бәйрәмнең эчтәлегенә бәйле булса, икенчедән, 12 октябрь дәүләт атрибутлары көне. 1993 елның 12 октябрендә республика гербы һәм гимны кабул ителгән иде. Ә байрак исә бер ел алдан, 1992 елның 25 октябрендә кабул ителгән иде.
XS
SM
MD
LG