Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиядә тиз интернет - кеше хокукы


Финляндия илдә һәркемнең тиз эшләүче интернетка хокукын танучы беренче ил булды. Анда бу хокук канун белән беркетелә.

Июль аеннан башлап Финляндиядәге телекоммуникация ширкәтләре илдәге һәркемгә тизлеге кимендә секундына 1 мегабит булган интернет мөмкинлеге тудырырга тиеш.

Транспорт һәм коммуникация министрлыгы вәкиле Лаура Викконен бу вакытлы адым гына, 2015 елга ул тизлек шуннан 100 мәртәбә зуррак, секундына 100 мегабит булырга тиеш диде.

“Заманча җәмгыятьтә шунсыз яшәп булмый. Банк хезмәтләре, су яки электр кебек үк, интернет элемтәсе дә зарур”, - диде Викконен.

Финляндия дөньяда интернет иң нык таралган илләрнең берсе. Анда халыкның 95-ләп проценты интернетка керә ала.

Яңа канун нигезендә исә барлык авыл җирләрендә дә интернет мөмкинлекләре булдырылырга тиеш. Әлегә географик кыенлыклар сәбәпле интернет барлык җирдә дә юк.

Викконен:”Һәркемнең интернет хезмәтенә хокукы бар”, - ди.

Берләшкән милләтләр оешмасы да интернетка керүне кеше хокукы буларак кабул итү өчен тырыша.

Бу елның июнь аенда Франциянең иң югары мәхкамәсе интернетка керүне кеше хокукы дип игълан итте.

Әмма Финляндия интернет таләпләрен кануный чикләр белән билгеләп тагын да алгарак китә.

Шул ук вакытта Америка коммуникация хезмәткәрләре оешмасының август аендагы хисабына караганда, сәнәгать ягыннан алга киткән илләр арасында Кушма Штатлар тиз интернетны дәүләт сәяәсәте дәрәҗәсенә күтәрмәгән бердәнбер ил булып кала.

Анда авыл җирләрендәге йортларның 46 проценты тиз интернетка тоташмаган. Тикшеренү интернетның ничек кулланылуы халыкның кеременә бәйле булуын күрсәтә ди.
XS
SM
MD
LG