Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "АвтоВАЗ" хезмәткәрләрен яклау чаралары үтте


Тольятида "AвтоВаз" ширкәте хезмәткәрләрен кыскартуга каршы урам җыены үтте. Аларны яклап Петербур һәм Түбән Новгородта да пикетка чыктылар.

"АвтоВаз" рәсми һөнәр берлегенең каршылык чарасына чыкмаска киңәш итүенә карамастан, җыен барыбер үтте. “Азатлык”ның җирле хәбәрчесе әйткәнчә, каршылык чарасына 2 меңгә якын кеше килде.

Митинг ВАЗ ширкәтенә караган Мәдәният һәм техника йорты янындагы мәйданда үтте, чара көндезге 12 сәгатьтә башланып, ике сәгать дәвам итте, дип хәбәр ителә.

Хезмәткәрләрнeң төп таләбе – эш урыннарының саклануына гарантия бирү һәм ВАЗ хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итү. Шулай ук, бу урам җыенында хөкүмәткә тәнкыйть белдерелде, ширкәт җитәкчелеген эштән бушату, эш хакын арттыру таләбе яңгырады.

“Берлек” дигән бәйсез һөнәр берлеге төп таләпнең берсе итеп, ширкәтне дәүләт кулына күчерү, тәкъдимен яңгыратты.

Дума Депутаты Анатолий Исаев та кызыклы тәкъдим белән чыкты. Ул премьер-министр Владимир Путинны "АвтоВаз" башлыгы урынына утырырга, ширкәт белән идарә итеп карарга чакырды.

Тольятида көн матур һәм кояшлы булганга күрә, чарага көтелгән 1 мең кеше урынына, 2 меңгә якын шәһәр кешесе җыелды, дип хәбәр ителә.

Петербурда да "АвтоВАЗ" ширкәте хезмәткәрләрен кыскартуга каршы пикет үтте. Анда 40 лап кеше катнашты. Чараны Петербурның һәм Ленинград өлкәсенең теләктәшлек комитеты һәм Всеволжскидагы “Форд” ширкәте Төбәкара һөнәр берлеге оештырды, дип хәбәр ителә.

Түбән Новгородта "АвтоВAЗ" дагы кыскартуларга каршы пикет үтте. Ул "Башка Русия" тарафыннан оештырылды. Бу каршылык чарасы башында торган кешеләрнең берсе Сергей Пчелинцев тоткарланды.

Бүгенге чара, "АвтоВАЗ" хезмәткәренә генә түгел, машина җитештерү тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә багышланган иде, диде оештыручылар. Бу каршылык чарасында иҗтимагый оешмалардан берәр кеше катнашты. Барлыгы пикетка 20 ләп кеше җыелды.

Чараны үткәрергә хакимиятләр рөхсәт биргән булган, әмма барыбер тәртипне сакларга ОМОН машинасы китерелде, дип яза җирле чыганаклар.

"АвтоВаз" ширкәте 5 мең хезмәткәрне эштән бушатырга җыена. Рәсми һөнәр берлеге вәкиле, кыскартылучылар исемлегенә күбесенчә пенсия яшендәге хезмәткәрләр кертелгән, дип аңлата.
XS
SM
MD
LG