Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада югары түрә кулга алынды


Уфада Башкортстан Ростехнадзор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Николай Колобов ришвәтчелектә шикләнелеп кулга алынды.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Колобов бер ширкәтне тикшерү нәтиҗәләрен уңай итү өчен соңгы 4 елда ул ширкәттән 2 ярым миллион сум ришвәт алган.

Моннан тыш тикшерүчеләр аның үз улы аша бер кәсепчелек ширкәтен идарә иткәнлеген ачыклаган.
XS
SM
MD
LG