Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗ документларын әзерләү соңара


Быел Хаҗга баручы Русия мөселманнары документларны әзерләүдәге җитешсезлекләр сәбәпле Согуд Гарәбстанына кергәндә проблемаларга юлыгырга мөмкин.

Бу турыда Русия хөкүмәте каршында эшләүче Дини оешмалар комиссиясе җаваплы сәркатибе Андрей Себенцов белдерде.

Аның әйтүенчә, әлегә виза алу өчен бер генә Русия паспорты да Согуд консуллыгына тапшырылмаган.

Ә Русиянең Хаҗ оешмасы белән Согуд Хаҗ министрлыгы арасында март аенда имзаланган килешү нигезендә, Хаҗга баручы Русия мөселманнары документлары 20 сентябрьдән үк тапшырылырга тиеш.

Себенцов әйтүенчә, Согуд илчелеге Русия мөселманнарының документ эшләрендә оешмаганлыгына рәсми рәвештә борчылу белдергән.

Аның сүзләренчә, Согуд Гарәбстанының бердәм виза үзәге инде ноябрь башында чит ил ватандашларына Хаҗ визалары бирүне тәмамлый.

“Күрәсең, Мәккә һәм Мәдинәгә визалар әзерләү өчен җаваплы туризм ширкәтләре вәкилләре ул документларны ашыгыч рәвештә алырга җыена. Ә моның, шиксез, яман яклары да булачак. Чөнки сүз 20 меңләп паспорт турында бара. Барлык документларны берьюлы әзерләү проблемалы булачак”, - ди Себенцов.

Дини оешмалар комиссиясе җаваплы сәркатибе документ эшләре белән алдан шөгыльләнү андый проблемаларга юл куймау мөмкинлеге бирер иде ди.
XS
SM
MD
LG