Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңадан санаганда "Яблоко" тавышлары табылды


Мәскәүнең Хамовники район сайлау комиссиясе 11 октябрьдә үткән Мәскәү думасы сайлауларындагы тавышларны яңадан саный.

Мәхкамә карары нигезендә яңадан санаганда 1020 бюллетень арасында “Яблоко” фиркасе өчен бирелгән дистәдән артык тавыш табылган.

“Яблоко” җитәкчесе Сергей Митрохин тавыш биргән сайлау урынында башта бу фирка өчен бер генә тавыш та бирелмәгәнлеге әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG