Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә яңа хөкүмәтнең кайбер әгъзалары мәгълүм


Германия канцлеры Ангела Меркел яңа хөкүмәт коалициясе Германиядәге АКШ атом ракеталарын илдән чыгарырга тырышачак дип белдерде.

Шул ук вакытта ул Ирекле демократлар фиркасе белән төзелгән бу коалициянең ракеталар мәсьәләсендә НАТОны күздә тотып эш итәчәген әйтте.

Берлиндагы әлеге чыгышында Меркел шулай ук 1 гыйнвардан салымнарны киметергә җыенуын белдерде һәм тышкы эшләр министры вазивасына ирекле демократлар җитәкчесе Гидо Вестервеллены, финанс министры вазифасына Волфганг Шойблны тәкъдим итте.

Сентябрь ахырындагы сайлаудан соң Меркел бүген игълан иткән яңа урта-уң хөкүмәт коалициясенә аның христиан демократлары белән Христиан социал берлеге һәм ирекле демократлар керә.
XS
SM
MD
LG