Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лариҗани: Көнбатыш тәкъдиме - Иранны алдау тырышлыгы


Иран парламенты рәисе Али Лариҗани илнең бәхәсле атом програмына бәйле каршылыкны чишү турындагы яңа тәкъдим Тәһранны алдау тырышлыгы дип белдерде.

Бу турыда сөйләшүләрдә катнашучы башка илләр хуплаган яңа план Иран атом электр станцияләре өчен Ирандагы уранны башка илләрдә баетып кайтаруны күздә тота.

Иранның әлеге тәкъдимгә җавабы киләсе атнада булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG