Русия президенты Дмитрий Медведев,11 үктәбер сайлауларыннан соң белдерелгән бөтен шикаятьләр мәхкәмәдә каралырга тиеш, диде. Бу хакта Медведев бүген Үзәк Сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуров белән очрашуда әйтте.
"Гомум алганда 11 үктәбердә булган сайлаулар яхшы оештырылган иде һәм әйбәт үтте", дип саный Медведев.
"Бердәм сайлау көнендә" Русиядә 6 мең ярым төрле сайлаулар һәм референдумнар үтте, дип хәбәр итә Vesti.ru каналы.
Коммунистлар фиркасе, "Гадел Русия", ЛДПР һәм башка фиркаләр сайлаулар вакытында хәрәмләшүләр булуы турында белдергән иде. Бигрәктә, Мәскәү шәһәр Думасына булган сайлаулардан соң күп тәнкыйть әйтелде.