Accessibility links

Сәяси золым кабатланмасын өчен


Җомга көнне Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Республикадан 50 меңнән күбрәк кеше Сталин сәясәте тегермәненә эләккән.

Уфадагы хәтер чарасын оештыру башлангычы белән Башкортстанда 1991 елдан бирле эшләп килүче Сәяси золым корбаннары ассоциациясе чыкты. Башкала үзәгендәге Бөек Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге паркта урнаштырылган һәйкәл янына йөздән артык кеше җыелды. Билгеләнгән вакыттан алда ук бирегә өлкән яшьтәге апалар һәм агайлар җыела башлады. Аларның барысы да шәхес шөһрәте корбаннарының балалары һәм туганнары. Мәрхүмнәрне искә алып бер минут тын торганнан соң, һәйкәл алдына чәчәкләр салынды.

Хәтер чарасына Башкортстан мөселманнары диния нәзараты имамы белән православ чиркәве дин әһеле дә килгән иде. Алар бер-бер артлы мәрхүмнәр рухына гыйбадәт кылды.


Мәрхәмәтсез хакимият корбаннарын искә алу мәрәсимен Башкортстан Республикасы Сәяси золым корбаннары ассоциациясе рәисе Маһинур Мөхлис кызы Үтәбаева ачты һәм Башкортстандагы явызлыклар турында мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, республикада җәмгысе 50 меңнән артык кеше сәяси золым тегермәненә эләгә. Әле бу “халык дошманнары” дип нахак гаеп ташланып хөкем ителгәннәре генә. Ә бит бу исәпкә “кулак” дип сөрелгәннәре һәм хәрби әсирләр керми. Аларны да исәпләсәң, бу сан бермә-бер артачак, ди ул.

Сәяси золымда хөкем ителүчеләр арасында татар һәм башкортлар аеруча күп булган. Аларның арасында милләтнең алдынгы сафында торган зыялылар – язучылар, укытучылар, артистлар, журналистлар булуы аеруча аянычлы. Аларның күбесен аталар, төрмәләргә, сөргеннәргә озаталар.

“Бу гөнаһ эшләрне, явызлыкларны әлеге буын онытырга тиеш түгел. Алайса кайбер затлар бүгенге көндә дә Сталинны сагына һәм аңа һәйкәлләрне торгызырга маташа”, - ди Маһинур Үтәбаева.

Аның әйтүенчә, сәяси золым корбаннары гаиләләренә игътибарны арттыру зарур. “Әллә күпме мөлкәтләре тартып алынган гаиләләргә компенсацияләр бик аз күләмдә генә, исем өчен генә кайтарылды”, - ди ул.


Маһинур Үтәбаевага шушы көннәрдә 79 яшь тула. Үзе дә шәхес шөһрәте корбаны булган кеше ул. Әтисе Мөхлис аганы нахакка гаепләп, бар гаиләләре белән сөргенгә озатылганда, Маһинурга нибары 10 ай гына була. 16 ел буена Иркутски өлкәсе тарафларынңа иза чигәргә туры килә аларга. Әнисе шунда вафат булып кала. Әмма әтисе, күпме генә кыенлыклар кичерсә дә, сынмый-сыгылмый, балаларын туган якларына – Башкортстанның Баймак районына алып кайту бәхетенә ирешә ул.

Маһинур, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, бар гомерен мәгарифкә багышлый. Соңгы 9 елда Маһинур апа республика Сәяси золым корбаннары оешмасына җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән золым корбаннары турында 6 Хәтер китабы чыгарылды.

Үзенең дә быел аерым “Тере хәтер” исемле күләмле җыентыгы нәшер ителде. “Башкарасы эшләребез күп, әмма утырып эшләргә әлегә бер бүлмәбез дә юк, - ди Маһинур ханым. Корбаннарның якты истәлеген хөрмәт итеп, республика хакимиятләре берәр бинадан һичьюгы бер эш бүлмәсе бирә алыр иде, югыйсә”.
XS
SM
MD
LG