Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич беренче мәртәбә мәхкамә утырышына килде


Босния Сербларының элекке җитәкчесе, сугыш җинаятьләрендә гаепләнүче Радован Карадҗич узган атнада башланган мәхкамә эшенең бүгенге утырышына килде.

11 гаепләү белдерелгән Карадҗич мәхкамәдә үз-үзен якларга әзерләнү өчен күбрәк вакыт кирәк булуын әйтеп беренче 3 көндәге утырышларга килмәгән иде.

Карадҗичка геноцид, сугыш җинаятләре һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр гаепләүләре 2005 елда ук белдерелде һәм башка кеше исеме астына яшеренгән, кыяфәтен үзгәрткән Карадҗич 14 ай элек тотылып зинданга ябылды.

Мәхкамә Карадҗич утырышларда катнашмаган очракта аңа адвокатны үзе билгеләячәген белдергән иде.

Карадҗич мәхкамәдә үзен үзе яклый.
XS
SM
MD
LG