Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада кизү югары ноктасына җитә


Уфа мәктәпләрендә укучы балаларның көзге каникуллары тагын бер атнага озайтыла. Бу хакта республика премьеры Раил Сарбаев белдерде.

Әлеге хәл салкын тидереп чирләүчеләрнең һәм грипп йоктыручыларның кискен артуына бәйле. “Гадәттә, карантин кизү дәрәҗәсе 23 проценттан артса, кертелә. Башкортстанда һәм Уфада бу күрсәткеч әлегә 16 процент чамасы тәшкил итә. Әмма без хәлнең начарайганын көтеп тормаска, аны алдан кисәтергә булдык”, - ди Р. Сарбаев. Әле Уфада гына да грипп чире йоктыручылар саны 8 меңнән артып киткән.

Башкортстан халкын дуңгыз кизүе дә шомландыра. Ни өчен дигәндә, мондый авыру йоктыручылар да теркәлә башлады. Ә 3 ноябрь көнне Уфада яшәүче 25 яшьлек егет нәкъ менә шушы пандемия авыруыннан вафат булды.

Исегезгә төшерәбез, Уфада яшәүче, тимер юлда поезд йөртүче булып эшләгән бу егет, эше буенча Чиләбе, Свердловск өлкәсенә дә йөргән. Чирне бәлки шул якларда эләктергәндер дигән фараз да бар. Бу егет 23 октябрьдә чирләп китә һәм башта 3 көн өйдә генә дәвалана. Аннан хәле һаман да җиңеләймәгәч, поликлиникага бара. Анда башта аңарда “тычкан чире” түгелме икән, дип тикшерәләр. Ләкин ул төгәл ачыкланмый. Шуннан чирле егетне дәваханәгә юллыйлар. Табиблар анда да чирне озак ачыклый алмый.

Бары тик 2 ноябрь көнне генә пациентта пандемия булуы раслана. Ләкин инде аны дәваларга өлгерә алмыйлар. Яшен тизлегендә аяктан еккан бу хастадан типсә тимер өзәрлек егет, 3 ноябрьдә, Уфаның Дим районындагы 3нче дәваханасында, вафат була”.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчеләренең берсе
Нәсимә Кучимова әйтүенчә, әлегә Башкортстанда барлыгы 6 кешедә дуңгыз кизүе ачыкланган. Шуларның берсе вафат, калганнары тиешле дәвалану үтә.

“А/H1N1 гриппын эләктерүчеләр Башкортстанда тагын да күбрәк булырга мөмкин, - ди Н. Кучимова. - Чөнки гадәти гриппка охшаган бу чирне йоктыручыларның кайберләре, поликлиникаларда чиратлар зур, дип анда бармый һәм өйдә генә дәвалануны хуп күрә. Нәкъ менә шушы хәл аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дә инде. Шуңа күрә, салкын тидергән кебек чирләгән кешеләр кичекмәстән, һичьюгы 2 көннән соң, поликлиникага мөрәҗәгать итсеннәр иде. Шул чакта аларны дәвалау һәм савыктыру ихтималлыгы зуррак була”.

Белгечләр әйтүенчә, пандемия чирен ачыклау шактый катлаулы эш. Яңа хасталык буларак, әле аңа күп табиблар әзерлекле дә түгел. Уфадагы “Иммунопрепарат” берләшмәсендә “А/H1N1 гриппына каршы вакциналар әзерләнеп беткән. Әле аларны соңгы тикшерүләр, сынаулар бара. “Ноябрь азагына бу вакцинаны күпләп җитештерүгә рөхсәт алынгач та, аны Русиянең барлык төбәкләренә озата башлыйбыз”, - дип белдерде “Иммунопрепарат” берләшмәсе матбугат хезмәткәре Гүзәл Йосыпова.

Уфада җитештерелүче дару “Пандефлю” исемен алган. Вакцина барлык сынауларны үткән, организмның аны кичерүе сәләте, иминлек өчен зыянсыз булуы кат-кат өйрәнелгән һәм ул яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Әле ноябрь азагына кадәр яңа даруның тәэсире тагын бер кат ныклы тикшерү үтәчәк. Аннан соң ул киңкүләм җитештерелә башлый.

Шул ук вакытта алдагы дүшәмбедән Русиядә дуңгыз кизүенә каршы авыруларга вакциналар ясала башлаячагы хакында хәбәр ителде. Әлегә чит илләрдән кертелгән дарулар кулланылачак.

Шул ук вакытта бу көннәрдә Башкортстан аптекаларыннан халык өзелми. Андагы күренеш хәзер совет заманнарында кешеләр сәгатьләр буе колбасага чират торгандагы хәлне хәтерләтә.
“Азатлык” хәбәрчесе Уфадагы хәлне белү өчен, берничә аптекага кереп чыкты. Дарулар алырга керүчеләр сүзләренчә, хәзер халык күп аптекаларда гриппка һәм йогышлы авыруларга каршы даруларны кырып-себереп ала икән. Шуңа күрә хәтта Русиядә җитештерелгән арзанлырак дарулар калмаган да.

Дәваланам, исән калам дисәң, ике-өч тапкырга кыйммәт булган чит ил даруларын алырга туры килә диләр аптекаларда чират торучылар. Авыручыларның даруларны теләсә нинди хакка да алырга әзер булуын күргән фармацевтика кибетләре хуҗалары бәяләрне дә сизелерлек арттыра.

Башкортстан хакимиятләре бу хәлне булдырмас өчен, ныклы тикшерүләр оештырылачагын ышандыра-ышандыруын. Әмма хәзер Уфада гына да йөзләрчә аптека. Аларны җентекле тикшереп бетү мөмкинме икән?
XS
SM
MD
LG