Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук яклаучыларын милиция тикшерә


Фәния ханым оныгы Рамил белән
Фәния ханым оныгы Рамил белән

Тукай районы милиция бүлегендә Җәүдәт Хәйруллинны куртка җиңенә асылынган килеш табалар. Аның үлемендә “билгесез милиционерлар” гаепле дип санала.

Әлеге вакыйгадан соң 7 елдан артык вакыт узды. Шушы вакыт эчендә Хәйруллинның үлемендә гаепле булган милиционерларның исемнәре бәян ителмәде. Җәүдәт Хәйруллин үлемендә һаман да “исемнәре ачыкланмаган милиционерлар гаепле” дигән мөһер сугылган. Район милиция бүлегендә үлемгә китергән вәзгыять белән Казан хокук яклау үзәге, “АГОРА” ассоциациясе ныклап кызыксына башлый.

“АГОРА” вәкилләре мондый фикергә килә: “ Бу көнне Тукай районы милиция бүлегендә тоткарланган кешеләргә карата противогаз кулланып газаплау була. Үтерүдәге гаепләрен танысыннар өчен, аларның һава юлларын ябалар.”

Казан хокук яклаучылары ярдәме белән мәрхүм Җәүдәт Хәйруллинның гаиләсенә хөкүмәт 250 мең сум акча түләргә мәҗбүр була. Гаиләгә акча бирелгән. Шушы вакыйгадан соң Татарстан эчке эшләр министрлыгының салым җинаятьләре буенча идарәсе “АГОРА” һәм Казан хокук яклау үзәге эшчәнлеге белән кызыксына башлый. Алар мәрхүм Хәйруллинның хатыны Фәниянең хокук яклаучыларга акча түләү-түләмәү мәсьәләсе белән кызыксына.

“Азатлык” хәбәрчесе Тукай районы, Яңа авылында яшәүче Фәния Хәйруллина белән очрашты. Фәния ханым әйтүенчә, 2 ноябрь көнне аның өенә салым җинаятьләре буенча идарә соравы белән милиция капитаны Руслан Нәбиуллин килә.

“Руслан Нәбиуллин “без АГОРА” оешмасын тикшерәбез, алар хакында ниләр беләсез, ничек элемтәгә кердегез, анда яклаучылар күп микән, дип, кызыклы сораулар бирде. Яклаучы Ирина Хрунова хакында белергә теләде. Яклаучыларга күпме акча бирүемне дә сорадылар.

Мин әйттем, ирем үлгәннән соң 7 ел вакыт узды, бер тиен дә акча түләмәдем. Алар бушлай, гаделлек өчен көрәшә. Милициянең килү сәбәбе - алар үлем эшен туктатырга тели. Җинаять эше дәвам итә, минем яклаучы әйтүенчә, гаделлекне табарга тиешбез”, ди Фәния Хәйруллина.
XS
SM
MD
LG