Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтта битлек тә юк


Казанда грипп белән һәм салкын тиеп авыручыларның саны 9 меңнән артып киткән. Татарстанда дуңгыз кизүен эләктерүчеләр дә 142-гә җиткән. Даруханәләрдә кирәкле дарулар юк.

Казанның Бауман урамындагы 49-нчы йортка урнашкан даруханәдән күпләр кире борылып чыгып китә. Чөнки салкын тию һәм гриппка каршы торучы даруларның күпчелеге монда да юк. Арбидол, анаферон, интерферон дигәннәрен күптән кырып-себереп түктеләр инде дип белдерә сатучы. Күрше-тирәдәге даруханәләрдә шундый ук хәл ди ул. Гомүмән, кайчан булачагы төгәл билгеле түгел, ди ул. Битлекләр дә күптән беткән.

“Күпләр үзләре тегәр өчен бинт ала. Әлегә хәлләр шулай”, ди сатучы. “Кайнар элемтә” телефоннарында утыручылар да гриппка каршы даруларның кайчан булачагын өздереп кенә әйтә алмады.

Гриппка каршы вакцина да даруханәләрдә юк. Шулай да, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин вакцина җитәрлек, хафаланырга урын юк дип белдерә. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, “эшлекле дүшәмбе” җыелышында ул шулай дип әйткән. Теләүчеләргә укол ясатып була торган медицина үзәкләренең телефоннары да бирелә.

Дөрес, аларда вакцина бар. Бушка да ясыйлар. Тик ике шарт бар. Беренчесе, үзең теркәлгән сырхауханәгә бару кирәк. Икенчесе, табипка күренергә һәм авырмаска тиешсең.

Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов белдерүенчә, грипптан һәм салкын тиеп авыручы өлкәннәр эпидемия сызыгынан 12%ка арткан. Ә 7-14 яшьлекләр арасында ул 92%ка җиткән.

Башкала мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин укучыларның көзге яллары 15 ноябрьгә кадәр озайтылды дип белдерә.

“Мәктәпләрдә укулар туктагач, шулай ук балалар бакчаларында зур чаралар үткәрелмәгәч, грипп эпидемиясе узып китер дип өметләнәбез”, ди Хадиуллин. Дөрес, Казанда бүгенгә бер генә балалар бакчасы да ябылмаган. Төркемдә авыручылар саны 20%ка җиткәндә үзләре үк төркемне яба алалар дип белдерә Хадиуллин.

Грипп белән бергә Татарстанда дуңгыз кизүе дә куатләнә бара. 5 ноябрь белән чагыштырганда A/H1N1 белән авыручылар саны 2 тапкыр артып 142 кешегә җиткән. Түбән Кама беренче урында тора. Анда 48 кешедә дуңгыз кизүе табылган. Кизү ипләп кенә районнарга таба да үрмәли. Бавлы, Сарман, Балык бистәсендә 2 очрак теркәлсә; Арча, Аксубай, Буа, Ютазыда да чирләүчеләр бар.

Имеш-мимешкә хирыс авыл кешесенең дуңгыз кизүенә үз бәясе. Сарманнан Казанга кунакка килгән Салават Зарипов мәчеттә дә хәзер бу хакта сөйлиләр дип белдерә.

“Татар кешесенең, мөселманнарның бәйрәме бит хәзер. Хаҗ вакытлары. Шушы олы тантана вакытларында кешеләрне бер-берсе белән очраштырмау максаты белән китереп чыгарылмады микән дип тә әйтәләр”, ди Салават Закиров.

Казан Дәүләт университетының да “ишекләре ябык”. Укулар әлегә 16 ноябрьгә кадәр тукталган. Студентларга уку булмый, карантин дип аңлатканнар. Уку йортының сәхифәсендә эпидемиягә каршы профилактика өчен шулай эшләнде диелә. Биналарны дезинфекциялиләр дигән хәбәр дә бар. Кайбер укытучылар һәм студентлар әйтүенчә, әлеге уку йортында дуңгыз кизүе белән авыручыларның саны 20-дән арткан.

Казан Дәүләт техник университетта (КАИ) да студентлар грипп белән һәм салкын тидереп күпләп авырый башлаган. Студентларның яртысы дәресләргә йөрми дип белдерә исемен әйтергә теләмәгән бер укытучы.
XS
SM
MD
LG