Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда рухланып Нобель алган галим вафат


Нобель бүләге лауреаты Виталий Гинзбург вафат. Ул Русия мәктәпләрендә православ динен укытуга каршы чыккан академикларның берсе.

Танылган галим, Русия фәннәр академиясе академигы, физик Виталий Гинзбург озак авырудан соң йөрәк өянәгеннән 94-нче яшендә вафат булды.

Нобель бүләге Гинзбургка физика өлкәсенә керткән өлеше өчен бирелгән иде. Ул бу өлкәдәге эзләнүләрен Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ Казанда башлаган.

1940-нчы еллар башында эвакуациядә чакта Казан университетында Лев Ландау лекциясен тыңлаганнан соң, ул түбән температурадагы үтәүткәргечләр белән кызыксына башлый. Һәм Гинзбург Ландау белән түбән температурада үтәүтгәргечләр теориясен уйлап чыгара. Бу теория энергияне экономияләү өчен зур казаныш була.

“Инде 1950-нче елда Ландау белән уртак эшебез басылып чыкты һәм ул көтмәгәндә чит илдә казаныш алды”, дип искә ала соңрак Гинзбург.

2003 елны ул Алексей Абрикосов һәм американ-британ физигы Джеймс Леггет белән Нобель бүләгенә лаек була.

Стокһольмда бүләкне алганда да Гинзбург Казанны искә ала.

“Түбән температуралар белән нәкъ сугыш вакытында Казанда фатирда үтә дә салкын булганда кызыксына башладым. Хәтта өйдә су ката иде ул чакта”, дип сөйләде ул.

Галим Казан тулай торагында яшәгән

Гинзбургны сугыш башланганда Казанга бер төркем физиклар белән эвакуациягә җибәрәләр. Аның белән хатыны, атасы һәм әнисен алмаштырган апасы да килә. Алар шәһәр читендәге университет тулай торагына урнашып, бик авыр шартларда яши. Соңыннан Казанда аның әтисе үлә.

“Сугыштан соң мин аның каберен эзләп Казанга килсәм дә, кызганычка, аны таба алмадым. Ул яһүдләр зиратында күмелгән иде”, ди Гинзбург.

Ул докторлык диссертациясен дә нәкъ Казанда яклавын әйтә.

Галимнәрне яклап хатлар язган

Күп кенә дуслары, танышлары Гинзбургны туры сүзле, гадел кеше буларак искә ала. Ул чит ил белән хезмәттәшлек иткән галимнәргә төрле гаепләүләр тагыла башлагач, аларны яклап чыгучыларның берсе булды.

Русия фәннәр академиясе академигы Юрий Рыжов сүзләренчә, аның таләпчәнлеге хокук яклау эшендә дә чагылыш тапты.

“Ул чит ил галимнәре белән элемтәдә эшләгәннәрне шпионлыкта гаепләп төрмәләргә ябуга каршы чыкты. 2001 елга кадәр без аларны әлеге ялган гаепләүләр тагудан яклап кала алдык. Ә аннары хәл начарланганнан-начарлана барды. Бер галимгә - 12, икенчесенә - 14 ел бирделәр. Әле дә утыралар. Күпме хатлар язылды, әмма файдасыз. Гинзбург әлеге хатларга үз имзасын беренчеләрдән булып куя иде. Әмма аның шундый абруйлы кеше булуына да карамастан, соңгы елларда бу да ярдәм итмәде” ди Рыжов.

Гинзбург һәрвакыт Русия демократия юлына омтылырга тырышырга тиеш дип әйтә килде. Апрель аенда “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә ул Русия юл чатында тора дип әйткән иде.

“Мәгариф, фән, демократия үсеше генә барлык ил һәм дөньяны коткарып кала алачак. Һәм бу беренче юл. Әле тагын икенче юл да бар: элекке террорга кайту. Нәрсә булачагын мин белмим. Әмма без беренче юлдан китү өчен тырышырга тиеш”, диде ул.

Аны православлар яратмады

Шулай ук Виталий Гинзбург Русия мәктәпләрендә православ дине дәресләрен кертүгә кискен каршы чыккан академикларның берсе иде. Һәм бер төркем галимнәрнең ул чактагы Русия президенты Владимир Путинга язган мөрәҗәгатендә аның имзасы беренчеләр рәтендә иде.

“Чиркәүнең җәмгыять тормышына төрле яклап үтеп керүен зур борчылу белән күзәтәбез. Русия конституциясе дәүләтне дөньяви итеп таный һәм чиркәүнең дәүләт белем бирү системасыннан аерылган булуын күрсәтә”, диелгән иде мөрәҗәгатьтә.

Виталий Гинзбург православ дәресләре урынына, “Диннәр тарихы”н кертергә тәкъдим итте. Ул рус чиркәвен мәктәпләргә нәкъ дин тәгълиматларын кертергә омтылуда гаепләде.

Патриархат исә Гинзбургка җинаять эшен ачуны сорап Мәскәү прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Алар академикны динара күрәлмаучанлык тудыруда гаепләде.

Гинзбургның дуслары сүзләренчә, ул үтә дә сәләтле физик булудан тыш, җәмгыять эшләренә дә битараф калмаган. Һәм һәрвакыт үз фикерен курыкмыйча әйтә белгән.

Академик чәршәмбе көнне Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнәчәк.
XS
SM
MD
LG