Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронежда грипп аркасында көзге чакырылыш туктап тора


Воронеж өлкәсендә грипп эпидемиясе аркасында армия сафларына көзге чакырылыш туктап тора. Өлкәнең баш санитар табибы Михаил Чубирко агентлыкларга хәбәр иткәнчә, егетләрне армиягә җибәрү алдыннан тота торган биналарның җылытылмавы аркасында берничә дистә кеше авырып киткән булган.

Байкал арты төбәгендә прокуратура гадәттән тыш игълан итүне таләп итә. анда инде 600 авыру теркәлгән, аларның өчтән бер өлеше – балалар.

Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова әйткәнчә, быел грипптан үлүчеләр саны үткән елгыдагыдан артмый.

Министр сүзләренчә, Русиядә A/H1N1 гриппыннан 19 кеше вафат булган
XS
SM
MD
LG