Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсөя Бәдретдинова: “Булдыралар татарны”


Илсөя Бәдретдинова: "Кризиска мәдхия"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:15 0:00


Илсөя тагын бер “үткен телле” җырын Казан тамашачысына да тәкъдим итте. 11 ноябрьдә ул башкалада шыгрым тулы залда җырлады.

Әлеге җырны Илфак Шиһапов язды, ә мин башкарам гына ди Илсөя Бәдретдинова. Шүрләтмиме соң, дигән сорауга да аның җавабы кыска булды. “Күптәннән җырлыйбыз бит инде, хәзер күнегелде”, ди Бәдретдинова.

Тамаша вакытында әлеге исемсез җырның үз репертуарындагы үткен теллеләр арасында өченчесе икәнлеген дә әйтеп китте. Һәркем аңлаганча кабул итәр, исемен дә һәркем үзенә ошаганча куйсын, диде. Илсөянең моңа кадәр иҗат ителгән “Президентка хат”, “Ленин бабай” җырларын кайберәүләр республика җитәкчеләре “Бакчасына таш” инде бу дип бәяләгән иде.

“Дөньяның барышын, бөтен дөреслекләрен үзенең җырына салып җырлый, рәхмәт аңа. Бөтенесен аңлатып бирә. Бөтенесен туры әйтә. Бәлки кемгәдер ярамыйдыр. Ә безнең өчен бердән-бер шундый җырчыбыз”, дип белдерә пенсия яшендәге Альберт Исмәгыйлев.

Билетларны да арттырып сата башлаганнар

Филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинованың бу икенче тамашасы иде. Узган ел булган беренчесенә бөтен билетлар сатылып бетмәде.

“Быел шатлыгым эчемә сыймый, үзем әйтергә дә куркам. Билетларны филармониягә калдырдык та үзебез концертлар белән киттек. Шул арада Мәскәүдә сольный концерт та куеп кайттык. Туган-тумачалар, дуслар чакыру алып булмас микән дип чылтыратты. Филармония белән бәйләнешкә керсәк, билетлар бетте диләр. Баумандагы кассага чылтыратабыз, анда да шундый ук хәл. Без шокта калдык. Күп кенә район үзәкләрендә соңгы вакытта шундый хәл булды. Хәтта кайбер урыннарда алыпсатарлар билетларның бәяләрен дә күтәргәннәр. Иминлек чаралары күрәбез дип, янгынчылар халыкны залга кертмичә азаплап, шыплап тулган залларга җырлаган урыннар да булды”, ди җырчы.

Тиздән туры сүзле концерт көтелә

Илсөя Бәдретдинова килер шул заман, нәкъ шушы бинада берничә көн рәттән шыплап тулган залга җырлаган вакытлар да булыр әле, дип белдерә. Ә менә яз башында үзенең иң туры сүзләрдән һәм җырлардан торган яңа программына кабат Казан тамашачысын җыячак. Әле генә сәхнәдә булганына килгәндә исә, ул аны әзрәк йомшартырга туры килде, ди. Сәхнә тормышында беренче тапкыр бу яңа программасына халык җырын да, әнисе яратып җырлаган “Кошларым”ны да керткән иде.

“Кошларым” җырына алкышлар да мулдан булды, “афәрин” дип тә кычкырдылар. Узган гасырның 80 елларында ике татарның берсе яратып җырлаган, тыңлаган көй булуына карамастан “афәрин”не яшьләр “әйттерде”.

“Ул татар халкына бик кирәк. Андый җырчылар бик әз. Русларда Виктор Цой иде. Татарларда Илсөя Бәдретдинова. Аның бөтен җырлары мәгънәле һәм туры сүзле”, дип белдерә 27 яшьлек эшмәкәр Руслан Нуриев.

Бозаулар туа тора

Автографка да саран түгел ул
Илсөя әлеге программасын “Безнең колхоз” дип атаган. Мөгаен, күмәкләшсәң авырлыклар да җиңелрәк дигән төсмер дә бирәсе килгәндер. Тамашасының башында ук ул “Кризис” дигән җыр да башкарды. Авыл халкы кризисның нәрсә икәнен дә белми, ди ул.

“Кризис дигән сүзне Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә сөйләргә батырчылык итмәдем. Башка районнарда халыкны психологик яктан куркытканнар гына. Кризис дип сөйләсәләр дә, элеккедән бернинди аермасы юк. Эшләгән кеше эшли тора. Бәрәңгене тыксаң, су сипсәң, утасаң үсә тора. Бозаулар бозаулый тора. Кризис акчасы күп булып шуны югалтырга курыккан кешеләргә кагылды. Икенчедән, нәкъ байлар кулы астында завод-фабрикаларда эшли торган гади халыкка кагылды. Авыл халкына тимәде ул”, ди Илсөя Бәдретдинова.
XS
SM
MD
LG