Accessibility links

Дагыстандагы шартлауда 3 кеше һәлак булды


Дагыстанда Карабулахкент районы Губден авылы зиратында булган шартлауда 3 кеше һәлак булды. Алар - үтерелгән милиция хезмәткәренең хатыны, бер туган сеңлесе һәм кызы булган.

Шулай ук бүген Дагыстанда Бакы-Мәскәү тимер юлына салынган шартлаткыч та шартлаган. Зыян күрүчеләр юк. Тимер юлның бер өлеше җимерелгән.

Беренче мәгълүматларга караганда, шушы урыннан ерак түгел тагын бер шартлаткыч табылган. Поездлар йореше туктатылган.
XS
SM
MD
LG