Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь башкортлары Уфада


Уфада Пермь крае башкортлары мәдәнияте көннәре дәвам итә. Бу чара 12 ноябрь көнне башланып китте.

Бәйрәмдә катнашу өчен, Башкортстанга Пермь краенда яшәүче күренекле татар һәм башкортлар, җәмгысе 130дан артык кеше килде. Алар арасында дәүләт хакимияте вәкилләре, эшкуарлар, галимнәр, милли оешмалар җитәкчеләре һәм сәнгать коллективлары бар. Пермь, Чернушка, Оса, Куеда шәһәрләре, Барда, Октябрь һәм башка районнар вәкилләре әлеге делегациянең үзәген тәшкил итә.

Мәдәният көннәре программасы гаять бай. Аның кысаларында туган телләрне саклау һәм Пермь краенда яшәүче милләттәшләрнең милли мәдәни-ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештырылды.

Башкортстан дәүләт филармониясе бинасы фойесында алтын куллы осталар һәм һәвәскәр рәссамнар эшләре күргәзмәсе, милли аш-су, китап һәм аудиоязмалар сәүдәсе бара. Башкортстан дәүләт филармониясендә Пермь крае иҗат коллективлары 13 ноябрь көнне гала-концерт та тәкъдим итә.

Пермь краенда яшәүче милләттәшләр белән бәйләнешләр соңгы елларда шактый ныгый бара. Анда, соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 40 мең тирәсе башкорт яши. Аларның бер өлеше татар булса да, арада башкорт булып язылганнары да бар.
Пермь крае вәкилләре Башкортстанның үзләренә чиктәш булган районнарына мәдәният көннәренә даими килсә, башкортстанлылар да Пермь төбәгендә яшәүче милләттәшләр янына барып төрле мәдәни чаралар оештыра.

Пермь краеның данлыклы Барда районының “Таң” газетасы журналистлары да Башкортстан башкаласына килеп тора. Былтыр аларны “Өмет” татар газетасы журналистлары кунакка, тәҗрибә уртаклашырга чакырган иде. “Сезнең газетаны сайлавыбыз очраклы түгел. “Өмет” халык арасында популяр басма, - дигән иде ул чактагы очрашу барышында “Таң” газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов. – Сездән өйрәнергә, үрнәк алырга була”.

Барда районының “Таң” газетасы атнасына ике тапкыр татар һәм рус телләрендә чыга. Татар телендәге басма 3 мең данәдә ташка басыла. Редакцияне хәзер типография белән дә берләштергәннәр. Бу да эшне ансатлаштырган.

Пермь краенда узган елда “Пермь башкортлары” исемле башкорт гәзите дә чыга башлады. Аны оештыруга Башкортстан хакимиятләре һәм Бөтендөнья Башкорт корылтае зур тырышлык салды.
Башкортстанда Пермь башкортлары мәдәнияте көннәре кысаларындагы чаралар шимбә көнне дә дәвам итәчәк. Кунакларны төрле очрашулар һәм сәнгать учакларына барулар көтә.

Русия төбәкләрендә яшәүче башкортлар көннәрен Башкортстанда үткәрү хакында 2007 елда карар ителгән иде. Моңа кадәр Уфада Чиләбе белән Ырымбур өлкәләрендә яшәүче башкортлар мәдәнияте көннәре оештырылган иде. Чит тарафларда яшәүче башкортларны яклау һәм аларга һәртөрле ярдәм күрсәтүне Башкортстан хакимиятләре гел күз уңында, аңа дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч дип карый. Бу яктан республика җитәкчелеге башкаларга үрнәк була ала.
XS
SM
MD
LG