Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израильдә “Лехаим, татары!” китабы тәкъдим ителә


Иерусалимда бүген “Лехаим, татары!” китабын тәкъдим итү узачак. Иртәгә әлеге чара Израиль башкаласы Тель-Авивта каралган.

Татарлар.ру хәбәр итүенчә, тәкъдим итүдә проект җитәкчесе – Русия мөселман журналистлары лигасы президенты Радик Әмиров, авторларның берсе, Русия телевидения журналисты Юлия Насретдинова, җирле яһүд җәмгыяте әгъзалары, Израиль хөкүмәте вәкилләре катнашачак.

“Лехаим, татары!” - мәдәният, дин әһелләре тарафыннан татар һәм яһүд халкының дуслыгы турындагы язмаларны үз эченә алган җыентык.

Аны булдыру идеясе берничә ел элек Мәскәү җәмигъ мәчетендә туган. 100 битлек китапны язуга ярты ел вакыт киткән. Басмагага унлап тарих кергән.
XS
SM
MD
LG