Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума федераль бюджетны раслады


Русия Дәүләт Думасы 2010 ел һәм 2012 елга кадәр чор өчен федераль бюджет өлгесен өченче һәм соңгы укылышта раслады.

43 триллион сумлык бюджетта 3 триллион чамасы, ягъни 7 процентка якын дефицит булыр дип көтелә.

Бюджет өлгесе икътисад киләсе елда 1.6 процентка артыр, инфляция 9-10 процент тирәсе, ә 1 мичкә нефтьнең уртача еллык бәясе 58 доллар булыр дигән фаразларга нигезләнә.
XS
SM
MD
LG