Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның элекке вице-президенты йолым белән иреккә чыкты


Иранның элекке вице-президенты Мөхәммәтали Абтаһи июнь аендагы президент сайлаудан соңгы чуалышларда катнашканы өчен 6 еллык төрмә җәзасына хөкем ителде.

Шул ук вакытта ИРНА хәбәр агентлыгы бүген Абтаһиның аппеляция мәхкамәсенә мөрәҗәгать итүен һәм йолым акчасы калдырып иреккә чыгуын белдерде. ИСНА хәбәр агентлыгы аның иреккә чыгу өчен 700 мең АКШ долларына тиң акча калдыруын әйтә.

Абтаһи 1997 елдан 2005 елга кадәр хакимияттә булган реформачыл президент Мөхәммәт Хатаминың урынбасары иде.

Узган сайлауда ул президентлыкка уртачыл намзәт Мәһди Каррубиның киңәшчесе булды.

Җәйге чуалышлардан соң Абтаһи кулга алынды һәм хөкүмәт түнтәрелеше әзерләүдә гаепләнде.

Абтаһи телевидение аша чыгыш ясап үзенә белдерелгән гаепләүләрне таныганнан һәм хәтта зиндандагы шартларны мактаганнан соң, күпләр аңа йомшаграк җәза бирелер дип көткән иде.
XS
SM
MD
LG