Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобализация чорында татарны ничек саклап калырга?


Самар өлкәсендәге Коры Әврәли авылында яшәүче Әмир әфәнде, "Азатлык" тапшыруларында галимнәрнең глобализация чорында татарны ничек саклап калу мөмкинлеге турында ишетәсе килә, ди.

Бүгенге көндә татар җанлы адәмнең рухи офыгын билгелисең килсә, син аннан мәгълүматны кайсы чыганактан аласың дип сора.
Татарстаннан читтә яшәүче татар берничә категориягә бүленә. Милләтенә тулысынча битарафлар, икенчеләре - тамак туйдыру белән мәшгуль, өченчеләре җирдә оҗмах оештырып типтерүчеләр. Ләкин дә сөт өстендәге каймактай нәзек кенә бер катламны әлегә милләт язмышы борчый.

Шәхесләр шикелле авыллар да үзләренең икътисади хәлләре белән аерылалар. Аларга да бай, уртача, ярлы мөһере сугарга була. Өлкәнең Елхау районында урнашкан Коры Әврәли дә урталыкта. Биредә катнаш халык яши. Әңгәмәдешебез Әмир әфәнде дә уртача тормыш алып баручылар исемлегендә.

- Ни социализм, ни капитализм булмаган Әврәлидә халык ничек көн күрә икән?

- Халыкның күбесе үз җирләрен “Биатон” фирмасына сатты. "Биатон" сөрә, чәчә, ура, суга, уңыш ала. Халык ничек яши? Берәүләр терлек-туар асрый, икенчеләре машиналарында шәһәргә эшкә йөриләр. Сакчы булып эшләүчеләр атналап эшлиләр, болары күпчелек ирләр. Ит, сөт, эремчек, каймак саталар. Шәһәрдә кондуктор булып эшләүче хатын-кызлар да бар.

- Ә балаларын кем карый?

- Әти-әниләре.

- Самардан, Тольяттидан кайтып авылдан йорт сатып алучылар бар, җәйләрен дача итеп торалар.
Авылда йортларны ничә сумга саталар?

- 25 меңнән алып 200 меңгә кадәр, йортына карап. Миллион ярымлыклары да бар.
Пенсиягә чыккач авылга кайтучылар күзәтелә. Мәктәп барда авыл яши әле. Бүгенге көндә тугыз сыйныфлы мәктәптә 53 бала белем ала, балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә.

- Авылда "Азатлык" радиосының тапшыруларын тыңлыйсызмы?

- Тыңлыйм, тапшырулар бик ошый. Татарларның ничек яшәвен ишетеп тору минем өчен рәхәтлек бирә. Киләчәктә галимнәрнең глобализация чорында татарны ничек саклап калу мөмкинлеге турында тапшырулар ишетәсе килә.
XS
SM
MD
LG