Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов “өч тавык белән идарә итә алмаучылар” арасында


Башкортстан вәкилләре “Бердәм Русия” фиркасенең Петербурда үткән 11нче корылтае эшендә катнашып кайтты.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә барган төркемдә 18 кеше. Мортаза Рәхимов бу юлы да “Бердәм Русия”нең югары шурасына сайланды.

Узган җәй Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов “Московский комсомолец” газетына биргән әңгәмәдә “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчеләрен “өч тавык белән дә идарә итмәгән кешеләр” дип атаган иде. Журналистлар бу юлы да аннан шундый тәнкыйди әңгәмә алырга тырышкан.

Русиянең яңалыклар агентлыгы журналистларының “өч тавык” мәсьәләсенә реакция белән кызыксынуларына Рәхимов: “Ул тәнкыйтькә җавап булмады. Ә тәнкыйтькә килгәндә, һәр фиркагә тәнкыйть булырга тиеш. Нишләп тәнкыйтьләмәскә? Тәнкыйтьсез тормыш юк. Хәтта өйдә хатын да ирен тәнкыйтьли”, дип җаваплаган.
XS
SM
MD
LG